Эчтәлеккә күчү

Мансур (рәссам)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансур (рәссам) latin yazuında])
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Böyek Mogollar İmperiäse
Һөнәр төре рәссам, иллюминатор рукописей
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Активлык чорнының башы 1590[2]
Активлык чоры тәмамлануы 1630[2]
Спонсор Джахангир[d]
Сәнгать юнәлеше могольская живопись[d]
Жанр портрет[d] һәм миниатюра[d]
Әсәрләр җыентыгы Музей изящных искусств[d], Королевская коллекция[d], Чхатрапати Шиваджи Махарадж Васту Санграхалая[d] һәм Чикаго сәнгать институты[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Ustad Mansur
 Мансур Викиҗыентыкта

Мансур, «устад» (“остаз”) кушаматлы (? — 1621 елдан соң) — һинд рәссамы, могол мәктәбе вәкиле, хайван сурәтләрендә махсуслашкан.

Карьерасы һәм стиле

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшен Әкбәр Бөек сарае янында аның хөкеменең соңгы елларында башлаган, «Әкбәр-намә» һәм «Бабур-намә» китаплары өчен сурәтләр ясауда катнашкан. Аның варисы Җаһангир вакытында Мансур үзен сәләтле хайван, кош һәм чәчәк ясаучы буларак күрсәткән. Мансурның сәләте белән сокланган хөкемдар аңа Надир-уль-Асрдөнья могъҗизасы») титулын биргән. Рәссам Җаһангир белән сәфәрләрендә бергә йөргән һәм монарх кушуы буенча барган өлкәләрнең флора һәм фаунасының рәсемнәрен ясаган. Мансур сурәтләвендә пейзаж фарсы миниатюралары тамырлы, әмма табигыйлыкка омтылышта өлгесенең күп декоратив хасиятләрен җуя. Мансур аның тарафыннан үсемлекләрнең һәм хайваннарның барлык хасиятләренең аеруча җентекле һәм тормышчан ясавы белән дан тоткан. Гәрчә аның күпчелек эшләренә имза куелмаса да, алар стиленең үзлекле хасиятләре буенча хатасыз атрибутлана.

Сирәк кош сурәтләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мансур эшләре арасында Җаһангир сарай янына китерелгән Һиндстан өчен экзотик кошларның сурәтләре аерым тора: Америкадан китерелгән күркә, Себер ак торнасы һәм хәзер үлеп беткән Маврикий дронты. Соңгысы, мөгаен, Португалиянең Гоа биләмәсеннән сәүдәгәрләр яки илчеләр тарафыннан китерелгән булган. Мансурга карый дип барысы тарафыннан танылган имзаланмаган эш дронтның натурадан ясалган бердәнбер сыйфатлы сурәте булып тора; нидерланд рәссамы Рулант Саверей рәссамнары бик түбән дәрәҗә сыйфатлы һәм үлеп чыккан кошның кыяфәте турында бик зәгыйфь кенә тасвирлама бирә. Рәсем озак ССРБ ФА Шәркыять Институты тупланмасында сакланган булган, яңадан 1958 елда ачылган булган һәм Хельсинкида XII орнитологлар конгрессында фурор ясаган; хәзерге вакытта Эрмитажда саклана [3][4][5][6].

Мансур хөрмәтенә Меркурийда кратер аталган.

  1. Union List of Artist Names — 2012.
  2. 2,0 2,1 https://doi.org/10.1093/gao/9781884446054.article.T053894
  3. Das, A.K. 1974. «Ustad Mansur», Lalit, 17, 1974. p. 37.
  4. Rangarajan, M. (2001) India’s Wildlife History, p. 19.
  5. Картины Мансура. әлеге чыганактан 2009-02-10 архивланды. 2024-09-15 тикшерелгән.
  6. Примечания к рассказу Х. Уолдропа «Гадкие цыплята».