Марат Сафин (1980)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Сафин (1980) latin yazuında])
Марат Сафин
Туган телдә исем Марат Мөбин улы Сафин
Туган 27 гыйнвар 1980(1980-01-27) (44 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре спортчы (теннисчы)
Балалар кызы Ева (2006, әнисе Валерия Якубовская)[1][2]
Ата-ана
Кардәшләр Dinara Safina[3]
Бүләк һәм премияләре Хөрмәт ордены кавалеры, Россиянең иң беренче "Дөньяның беренче ракеткасы"
Спорт такымы әгъзасы Русия Девис Кубогы такымы[d][3]

 Марат Сафин Викиҗыентыкта

Марат Сафин, 2006 ел

Марат Мөбин улы Сафин (tat. lat. Marat Safin(үле сылтама)) (1980, 27 гыйнвар, Мәскәү)— бөек татар теннисчысы, Россиянең танылган спортчысы, Россиянең Атказанган спорт остасы, элекке Дөньяның беренче ракеткасы (беренче тапкыр Россия тарихында). 2011-2017 елларда Дәүләт Думасы депутаты, Хөрмәт ордены кавалеры.

Төп казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елдан һөнәр остасы (профессионал).

Беренче зур Марат уңышы – Ачык АКШ чемпионатында 2000 елда җиңү.

2005 елда Ачык Австралия чемпионатында җиңү. Марат финалда Ллейтон Хьюитны җиңә.

2002, 2004 елларда Ачык Австралия ярышының финалы.

Марат русча, испанча, инглизча иркен сөйләшә, бераз татарча, италианча сөйли.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Сафин татар гаиләсендә 1980 елда Мәскәүдә туган. Аның әнисе – Рәүзә Исланова – күренекле ССРБ теннисчысы 1960-1970 елларда һәм соңрак төп теннис укытучысы.

Маратның сеңлесе – Динара Сафина – мәшһүр теннисчы, Дөньяның беренче ракеткасы да булган.

Марат һәм Динара дөньяның тарихында "Дөньяның беренче ракеткасы" дәрәҗәсенә лаек булган бердәнбер бертуганнар.

Марат 2009 елның 11 ноябрендә проффесиональ карьераны тәмамлый.

2011 елда Дәүләт Думасына Түбән Новгород өлкәсеннән сайланган. 2017 елның 25 маенда үз теләге белән депутат мандатынннан баш тарта[4].

Шәхси очрашулар йомгагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куе шрифтлы – АТР рейтингы буенча беренче урынны алган теннисчылар.

2010-01-01

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]