Марат Сәгыйрев
Марат Сәгыйрев | |
---|---|
Туган | 1 апрель 1986[1] (38 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | футболчы |
Спорт такымы әгъзасы | Текстильщик[d], Рубин, Рубин-2, СОЮЗ-Газпром[d], Түмен[d], КАМАЗ, Луч-Энергия һәм КАМАЗ |
Марат Рәшит улы Сәгыйрев (1986 елның 1 апреле, Казан, РСФСР, СССР) — Россия футболчысы (ярымсакчы, сакчы), Россиянең икенче футбол дивизионының «Көнчыгыш» зонасы җиңүчесе (2013, Владивосток «Луч-Энергия»се составында).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Марат Сәгыйрев 1986 елның 1 апрелендә Казанда туа. «Рубин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Футбол мәктәбен тәмамлаганнан соң «Рубин-2» өчен ФКК (физик культура коллективлары) беренчелегенә, дублёрлар турнирында «Рубин» дублендә, ә аннары икенче дивизионда «Рубин-2»дә дүрт сезон уздыра[2][3][4]. 2005—2007 елларда икенче дивизионның «Урал-Идел буе» зонасы җыелма командасы өчен ел саен ноябрьнең «Надежда» профессиональ футбол лигасы (ПФЛ) кубогы турнирында уйный.
2009 елда Ижауның «СОЮЗ-Газпром» өчен, ә 2010 елда «Тюмень» клубы өчен уйный. 2011/12 сезонын Футбол милли лигасы беренчелегендә (ФМЛ), «КАМАЗ» өчен чыгыш ясап, үткәрә. «КАМАЗ»ның финанс сәбәпләре аркасында ФМЛда уйнаудан баш тарткач, «Луч-Энергия»гә күчә[5]. Сезонны яхшы уздырылуга карамастан, Владивосток командасының яңа баш тренеры Александр Григорян аны командада калдырмый һәм Сәгыйров Яр Чаллыга кайта[6][7]. Бер елдан Ивановоның «Текстильщик» командасы сафын тулыландыра, аның өчен өч сезон уйный. 2017/18 сезонда Түбән Кама «Нефтехимик» һәм «Лада-Тольятти» өчен чыгыш ясый, шуннан соң ел дәвамында (2018/19 сезон) Бөек Лукиның «Луки-энергия» өчен уйный, аның белән Россия кубогының 1/16 финалына җитә, анда, матчта исәпне ачып, 5 нче минутта «Енисей» командасына гол кертә (1:2)[8]. 2019 елның икенче яртысын «Бугульма-Рунако» командасында уздыра, аның белән Татарстан чемпионы һәм Кубогы иясе була (чемпионатта 9 матч үткәрә, 1 туп кертә, Кубокта — 4 матч, 1 гол).
2020 елда Биектауның «Эверест»ы өчен Татарстан чемпионатында һәм Кубогында уйный (чемпионатта — 11 матч, 7 гол, Кубокта — 2 матч, 2 гол).
Россия беренчелегендә һәм Кубогында барлыгы 390 дан артык матч үткәрә, 67 туп кертә.
Казанышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Икенче дивизионның «Восток» зонасы иң яхшы ярымсакчы — 2012/13[9];
- «Тюмень» футбол клубының 2010 елгы сезондагы иң яхшы уенчысы[10];
- Икенче дивизион җиңүчесе: 2012/13 («Восток»).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Transfermarkt.com — 2000.
- ↑ Марат Сагиров: Научившись ходить, не расставался с мячом. әлеге чыганактан 2019-09-20 архивланды. 2019-09-20 тикшерелгән.
- ↑ Марат Сагиров: «Минвалиев и Тихонов породнились, благодаря игре за „Рубин“» 2019 елның 20 сентябрь көнендә архивланган.
- ↑ Ближайшие планы связываю только с «Лучом» — полузащитник Марат Сагиров
- ↑ Марат Сагиров пополнил состав «Луча-Энергии»
- ↑ Александр Григорян: Если Сагиров «выплывет» в ФНЛ и покажет яркую игру — признаю ошибку. әлеге чыганактан 2019-09-20 архивланды. 2019-09-20 тикшерелгән.
- ↑ В «КАМАЗ» вернулся Марат Сагиров. әлеге чыганактан 2019-09-20 архивланды. 2019-09-20 тикшерелгән.
- ↑ Кубок России 2018-19. 1/16 финала «Луки-Энергия» — «Енисей»
- ↑ Воспитанник «Рубина» признан лучшим полузащитником второй лиги (зона «Восток»)
- ↑ Болельщики и журналисты отметили Марата Сагирова