Мариус Максютов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мариус Максютов latin yazuında])
Мариус Максютов
Туган телдә исем Мариус Фаиз улы Максютов
Туган 12 декабрь 1937(1937-12-12)
БАССР, Стәрлебаш районы, Карагыш авылы
Үлгән 26 октябрь 1999(1999-10-26) (61 яшь)
Милләт татар
Һөнәре журналист, шагыйрь
Сайт http://mariusmaksyutov.com/

Мариус Максютов — Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре.

Мариус Фаиз улы Максютов 1937 елның 12 декабрендә Башкортстан АССР Стәрлебаш районы Карагыш авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1955 елда район үзәге Стәрлебашта I-санлы урта мәктәпне, 1960 елда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1960-1961 елларда Стәрлетамак районы Кабакош урта мәктәбе директоры булып эшли. 1961-1965 елларда Стәрлебаш, Стәрлетамак районаннарында ВЛКСМ район комитеты секретаре вазифасында.

1965-1968 елларда – Стәрлетамак станок төзу заводының матбугат органы – “Станкостроитель” гәзите мөхәррире.

1968-1996 елларда Кызыл таң республика гәзитенең үз хәбәрчесе. Редакциядә тырыш һәм фидакяр эшләгәне өчен «Башкортстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән почетлы исем ала.

Талантлы җурналист М. Максютовның йөзләрчә мәкаләләре, очерк-сурәтләмәләре, репортаҗлары аша укучы совет кешесенең тормышы, хезмәте, якты киләчәккэ омтылган уй-хыяллары дөньясын күз алдына китерә ала. Аналитик җурналист буларак, Мариус Максютов укучыны дөньяга аек күз белән карарга, аңа дөрес бәя бирергә өйрәтергә омтылды.

Бик күпләр кебек, ул гомере буе “үзе өчен генә” шигырьләр яза, әмма тик 1996 елда гына дуслары һәм танышлары, балалары ярдәме белән “Көзге яфраклар ялкыны” китабы дөнья күрде. Китапка кергән шигырьләр Мариус Максютовны татар шагыйрьләренең беренче сафына куйды. Ә “Җырларымда калырмын” (1998), “Якты эз” (соңгы җыентыкның электрон вариантын аның сайтында табарга була) бу югары бәяне янә беркат раслады.

Мариус Максютов – тирән мәгърифәт, мәдәнияткә ия шәхес иде. Чит ил телләрендә басылган әдәби – публицистик әсэрләрне иркен укый, борынгы гарәп текстларын туплап өйрәнә һәм үзе дә гарәп шрифтында иркен яза иде.

Ул бай һәм киң эчтәлекле китапханә туплаган иде. Шагыйрьның кызы Гүзәл хәтерләвенчә, ул телевизорны өнәми, төрле алымнар кулланып, балаларны китап яратырга өйрәткән. “Үзе дә күп һәм тиз укыр иде, китапка тотыну өчен һәр буш минутны файдаланыргә тырышыр иде”.

“Безнең өйдә һәр вакыт кешеләр күп була иде. Данлы артистлар, галимнәр, язучылар күп була иде. Алар белән, бергә районнардан күпләп аның ярдәменә мохтаҗ кешеләр килә иде”, дип хәтерли Мариусның өлкән улы Азат.

1995 елда ул нык авырый башлый. Табиблар аңа куркыныч яман шеш диагнозы куялар. Бар көчен, рухын аяусыз чир белән көрәшкә кушып, ул якыннарын мәшәкатьләмәскә тырыша, дөньяда мөмкин булганын эшләп калырга ашыга.

Стәрлетамак әдипләре берләшмәсе әшендә катнашып, яшьләргә эшлекле киңәшләре белән ярдәмләшә. XIX гасыр мөселман шагыйре якташыбыз Шәмсетдин Зәки исемендәге премияны гамәлгә куеша.

Мариус Максютов 1999 елның 26 октябрендә вафат булды.

Шигъри, прозаик әсәрләрендә данлаган туган Карагыш авылы зиратында җирләнде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://mariusmaksyutov.com/ 2015 елның 26 сентябрь көнендә архивланган.