Эчтәлеккә күчү

Мария Домбровская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Домбровская latin yazuında])
пол. Maria Dąbrowska
Рәсем
Ватандашлык  Польша[1]
Тугандагы исем пол. Maria Szumska
Туу датасы 6 октябрь 1889(1889-10-06)[2][1][3][…]
Туу урыны Руссув, Желязкув[d], Калишский повет[d], Бөек Пүлшә воеводалыгы[d], Польша Халык Республикасы[1]
Үлем датасы 19 май 1965(1965-05-19)[4][1][3][…] (75 яшь)
Үлем урыны Варшава, Польша Халык Республикасы[4][1]
Күмелү урыны Повонзки зираты[d]
Кабер сурәте
Кардәш Богумил Шумский[d]
Ире яки хатыны Marian Dąbrowski[d]
Язма әсәрләр теле поляк теле
Һөнәр төре язучы-романист, көндәлек авторы, тәрҗемәче, журналист, язучы, драматург
Уку йорты Лозанна университеты[d][1]
Сексуальная ориентация Бисексуальлек[5]
Әгъзалык Польский ПЕН-клуб[d]
Бүләкләр
медаль «10-летие Народной Польши» Академический лавр крест Независимости золотой крест Заслуги орден «Знамя Труда» I степени офицерский крест ордена Возрождения Польши Польша Яңарышы ордены йолдызы белән командор
Нинди веб-биттә тасвирланган epdlp.com/escritor.php?id=12332 һәм biografiasyvidas.com/biografia/d/dabrowska.htm
Изображение памятной доски
 Мария Домбровская Викиҗыентыкта

Домбровская Мария (пол. Maria Dąbrowska; 6 октябрь 1889 ел — 19 май 1965 ел) — поляк язучысы, романнар һәм новеллалар авторы, драматург, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче. Польша Халык Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (1955).

Повонзки зыяратындагы кабер ташы

Бай булмаган шляхет гаиләсендә туган. 1907-1914 елларда Лозаннада һәм Брюссель университетында укыган. 1910 елда әдәби эш белән шөгыльләнә башлаган.

Публицист һәм поляк социалистик хәрәкәтенең эшмәкәре, Юзеф Пилсудскийның якын кешесе Мариан Домбровскийга кияүгә чыккан. 1925 елда Домбровский үлгәч, Мария Домбровская Станислав Стемповский белән яши. Ир туганы-Домбровский Тадеуш.

Бераз вакыт авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән. Публицистика белән шөгелләнгән. 1957 елда Варшава университетының мактаулы докторы исеменә лаек булган. Калишның мактаулы гражданины.

Варшаваның Повонзки зыяратында җирләнгән.

Мария Домбровскаяның беренче хикәяләр җыентыгы «Дети родины» («Dzieci ojczyzny», 1921), «Ветка черешни» («Gałąź czereśni», 1922) тәрбия һәм илсөяр характерда язылган. Алар эзеннән балалар үзенең тормышын сүрәтләгән шигъри новеллалар китабы «Улыбка детства» («Uśmiech dzieciństwa», 1923) чыккан. Язучының шулай ук балаларга багышланган җыентыклары —"Дружба" («Przyjaźń», 1927), «Мартин Козера» («Marcin Kozera», 1927), «Чистые сердца» («Czyste serca», 1938).

Домбровскаяның иң яхшы хикәяләре «Люди оттуда» («Ludzie stamtąd», 1925) һәм «Признаки жизни» («Znaki życia», 1938) исемле җыентыкларга кергән.

Язучының иң зур әсәре — «Ночи и дни» («Noce i dnie»; 1932-1934) тетралогиясе. Ул «Богумил һәм Барбара», «В вечной тревоге», «Любовь», «Ветер в лицо» романнарын үз эченә берләштерә.

Домбровская — «Гений-сирота» («Geniusz sierocy», 1939, басылган 1957), «Станислав и Богумил» («Stanisław i Bogumił», 1945, басылган 1947) дигән тарихи пьесаларның авторы.

Домбровская тәрҗемәсендә инглиз, Дания һәм рус (Антон Чехов) язучыларының китаплары басылып чыккан. Әдәби тәнкыйт һәм публицистик мәкаләләрендә Домбровская Болеслав Прус, Станислав Пшибышевский, Лев Николаевич Толстой Николай Васильевич Гоголь, Джозеф Конрадтарның шәхесе һәм тормышы турында язган.

1966 елда режиссер Кшиштоф Занусси Мария Домбровская турында документаль фильм төшергән.

  • Люди оттуда / Пер. М. Е. Абкиной. М.; Л.: Госиздат, 1928. 190 с.
  • Рассказы. Москва, 1957
  • Ночи и дни: Роман: В 2 т. / Пер. Е. Усиевич; Вступ. ст. Я. Станюкович. Т. 1—2. Москва, 1964
  • Избранное / Сост. и предисл. Я. Станюкович. Москва: Прогресс, 1974. 526 с. (Библиотека польской лит.)
  • Утренняя звезда: Рассказы / Сост. и предисл. С. Соколова. Москва: Художественная литератруа, 1983. 396 с.