Марс Исмәгыйлев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марс Исмәгыйлев latin yazuında])
Марс Исмәгыйлев
Туган телдә исем Марс Марсель улы Исмәгыйлев
Туган 25 июнь 1970(1970-06-25) (53 яшь)
ТАССР Алабуга
Яшәгән урын Габдулла Тукай урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Русия дәүләт сәүдә-икътисад университеты[d]
Һөнәре оешма башлыгы
Ата-ана
  • Марсель Исак улы (1940) (әти)
  • Долорез Гайнетдин кызы (1940) (әни)
Сайт http://zashchita-prav-potrebitelei.ru

Марс Исмәгыйлев (Марс Марсель улы Исмәгыйлев) — ТР сәүдә гильдиясе рәисе, ТР кулланучылар берлеге шурасы рәисе, РФ сәүдә-сәнәгать пулаты әгъзасы, Россия дәүләт сәүдә–икътисад университетының Казан институты менеджмент һәм коммерция кафедрасы мөгаллиме. Дәүләт сәясәте һәм сәяси икътисад докторы (DPPPEc).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елның 25 июнендә ТАССР Алабуга шәһәрендә туган. Әтисе – Марсель Исак улы, әнисе Долорез Гайнетдин кызы Галләмова – тарих фәннәре кандидаты, Алабуганың шәрәфле ватандашы, РФ һәм РТ атказанган мәдәният хезмәткәре. «Менеджмент» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт коммерция университетын (1996), «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча ТР президенты каршындагы дәүләт хезмәте институтын (2006) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996 Казан кулланучылар хокукларын яклау комитеты киңәшче-аналитигы.
  • 1997-2004 Кулланучылар хокукларын яклау комитетының сертификацияләү эксперты.
  • 2004 ТР сәүдә гильдиясе рәисе.
  • 2004 «Фальсификатлар таралуга каршы көрәш буенча милли агентлык» вәкиллеге директоры.
  • 2005-2012 Россия дәүләт сәүдә–икътисад университетының Казан институты менеджмент һәм коммерция кафедрасында, Казан (Идел буе) федераль университетында укыта. Бизнесны көйләү һәм кулланучылар хокукларын яклау темаларына хезмәтләре басылган.
  • 2005 елдан ТР кулланучылар берлеге шурасы рәисе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халыкара академик аккредитацияле аттестация комитеты (МАААК), һөнәри дәрәҗәсен билгеләп һәм кулланучылар хокукын яклау милли системасын үстерүдәге олы кертеме өчен «Дәүләт сәясәте һәм сәяси икътисад докторы» (DPPPEc) дигән һөнәри дәрәҗә биргән.[2]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]