Марс Юлбарисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марс Юлбарисов latin yazuında])
Марс Юлбарисов
Туган 2 ноябрь 1963(1963-11-02) (60 яшь)
Тюльган[d], Ырынбур өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре эшкуар, иганәче

Юлбарисов Марс Хәбибулла улы (2 ноябрь 1963 ел) — башкорт эшкуары һәм меценаты. Кинҗә Арысланов исемендәге шәфкатьлелек фонды президенты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марс Хәбибулла улы Юлбарисов 1963 елның 2 ноябрендә Ырынбур өлкәсе Төйлегән районы Төйлегән касабасында туган.

Урта мәктәпне тәмамлагач, шофер булып эшли. 1982—1984 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә.

1984—1988 елларда Ырынбур тимер юлчылар техникумында укый. 1988—1997 елларда тепловозлар һәм вагоннар эшкәртү буенча оста булып эшли.

1997 елдан алып эшкуарлык һәм меценатлык белән шөгыльләнә. «Юлбарыс» (рус. Юлбарс) туристлык фирмасының директоры була.

2007 елда Уфа шәһәрендә Кинҗә Арысланов исемендәге шәфкатьлелек фондын оештыра һәм аның президенты булып китә.

Эшкуарлык һәм меценатлык хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Х. Юлбарисов инициативасы һәм матди ярдәме белән 1773—1775 еллардагы Крәстияннәр сугышының күренекле юлбашчыларының берсе, Емельян Пугачевның аркадашы, башкорт халкының милли батыры һәм абызы Кинҗә Арыслановка Көйергәзе районының Кинҗә-Абыз авылында, Көергәзе районы үзәге Ермолаево авылында һәйкәлләр ачылды. Меценатның фидакарлеге белән Бөрҗән районы Акбулат авылы янында Кыпчак ыруы батыры, башкорт халкының бөек улы Бабсак бинең каберенә һәйкәл куелды[1]. Һәйкәл 3 метр 80 сантиметр биеклегендәге монолит гранит таштан ясалган. Зират Кәсле шәһәрендә заводта ясалган чуен койма белән уратып алынган.

Авыруларга һәм авыр хәлдә калганнарга ярдәм итә[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Аҙнабаев Р. Т. Алға ҡарап, үткәндәрҙе барлап // Ватандаш. — 2009. — № 4. — С. 14. — ISSN 1683-3554.
  2. Помогай ближнему своему. ГУ КЦСОН Кугарчинского района. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2015-08-03 тикшерелгән.(рус.)
  3. Яҡташыбыҙ — «йыл кешеһе». «Юшатыр» u`pbnt (2014-01-17). әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2015-08-03 тикшерелгән.
  4. Редакция газеты «Республика Башкортостан» огласила итоги журналистского проекта «Человек года». Администрация муниципального района Ермекеевский район Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2015-08-03 тикшерелгән.(рус.)