Кинҗә Арыcланов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кинҗә Арыcланов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кинҗә Арысланов
Salavat1.jpg
Туган телдә исем Кинҗә Арыслан улы Арысланов
Туган 1723
РИ, Уфа провинциясе, Нугай даругасы, Танып
Үлгән 1774, сентябрь
билгесез
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре старшина, яугир
Балалар улы Селәүсен Кинзин
Ата-ана
  • Арыслан Акколов (әти)

Кинҗә Арыcланов (баш. Кинйә Арыҫланов) (1723, Уфа провинциясенең Нугай даругасы, Бошман-Кыпчак улусы, Танып авылы (хәзерге БР Мәләвез районы) яки Куергазы районы, Кинҗә-Абыз1774 елның сентябре, билгесез) — башкорт старшинасы, абыз, 1773-1775 еллардагы крәстияннәр сугышы полководецы, башкортларга һ. б. милләт яугирләренә татарча[1] манифислар, указлар, чакыру кәгазьләре язучы, Пугачевның идеологы[чыганагы?].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урыс, гарәп, фарсы, немец телләрен белгән. 1760 елларда — Бошман-Кыпчак ыруының старшинасы. Беренчеләрдән булып, Пугачев явына кушылучы старшина. Емельян Пугачёв аңа «баш полковник», «башкортлар атаманы», «бригада генералы»[чыганагы?] титуллары бирә. Ул урыс булмаган яугирләрдән төзелгән барлык хәрби оешмалар белән командалык итә. Башка милләт вәкилләре белән аралашканда Емельян Пугачевның советнигы (киңәшчесе) була.

Күтәрелештә башкортлар, татарлар, калмыклар һәм башка халыкларның күпләп катнашуы — Кинҗә Арыслановның актив эшчәнлеге нәтиҗәсе. Татар телендә указлар, манифислар һәм башка мөрәҗәгатьнамәләр яза. Пугачев белән бергә Уфа провинциясендә барган халык күтәрелешләренә җитәкчелек итә. 1774 елның сентябрендә хәбәрсез югала.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]