Фәрит Аги: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Аги latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 9: Юл номеры - 9:
| һөнәр = журналист, тюрколог
| һөнәр = журналист, тюрколог
| туу датасы = 1943
| туу датасы = 1943
| туу җире = [[Чянчүн]], [[Кытай]]
| туу җире = [[Чянчүн]], {{Туу җире|Кытай|Кытайда}}
| гражданлык =
| гражданлык =
| милләт = татар
| милләт = татар

18 май 2012, 07:09 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Фәрит Аги, Färit Aği
Туган телдә исем Фәрит Әмрулла улы Аги
Туган 1943(1943)
Чянчүн, Кытай
Милләт татар
Һөнәре журналист, тюрколог
Ата-ана
  • Әмрулла Аги (әти)
  • Шәмсенур (әни)

Фәрит Аги (Färit Aği, Иделле) – күренекле татар журналисты, «Азатлык» радиосы журналисты (1969-2006), директоры (1989-2006).

Тәрҗемәи хәле

Фәрит Әмрулла улы Аги 1943 елда Кытайда туган. Атасы Әмрулла Аги Пенза губернасының Нагур (Кыштору) авылында 1912 елда туган. Әмрулланың әтисе Хөсәен Агиев Корея һәм Кытайда сәүдә итеп, ябылган чиктән үтә алмыйча, Русиягә кире кайтмый кала. 1916 елда аның хатыны Гайниҗамал кечкенә Әмрулла белән ире артыннан гомерлеккә чит җирләргә китә.

1945 елда Әмрулла «Идел-Урал» берлеге әгъзасы буларак кулга алынган һәм СССРга озатылган. 10 ел буе урман кисә. Тагын ун ел Краснояр краенда сөргендә яши. Ул гаиләсе белән 20 елдан соң гына кавыша. Иреккә чыккач, гаиләсен Төркиягә алып китә. Фәрит Истанбул университетының тюркология факультетында укырга керә.

1969 елда Төркиядә хәрби хезмәт үткәндә Фәритне Азатлык радиосы вәкилләре эзләп табалар. Алар татар телен радиода эшләрлек итеп белгән яшьләрне эзли. Шунысы кызы: ике кандидат табыла Фәрит Аги һәм Надир Дәүләт. 1969 елны хезмәтен тутыргач, Фәрит белән Надир Мүнхенга киләләр.

1989 елны директор Гариф Солтан үз урынын шәкерте Фәрит Иделлегә (псевдонимы) тапшыра. Аның тырышлыгы белән Азатлык радиосы Татарстанның җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыра. Русия һәм БДБ илләрендә корреспондентлар челтәрен җәелдерә (1990 елларда алар саны 30га җыела). 2006 елда ялга чыга. Мүнхенда тора.

Чыганаклар

Әдәби язмалары