Фәрит Аги

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Аги latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Фәрит Аги, Färit Aği
Фәрит Иделле.jpg
Туган телдә исем Фәрит Әмрулла улы Аги
Туган 1943(1943)
Чянчүн, Кытай
Үлгән 25 декабрь 2018(2018-12-25)
Мүнхен, Алмания
Милләт татар
Һөнәре журналист, тюрколог
Ата-ана
  • Әмрулла Аги (әти)
  • Шәмсенур (әни)

Фәрит Әмрулла улы Аги (Färit Aği, Фәрит Иделле, 1943-2018) – күренекле татар журналисты, «Азатлык» радиосы журналисты (1969-2006), мөдире (1989-2006).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрит Аги 1943 елда Кытайда туган. Атасы Әмрулла Аги Пенза губернасының Нагур (Кыштору) авылында 1912 елда туган. Әмрулланың әтисе Хөсәен Агиев Корея һәм Кытайда сәүдә итеп, ябылган чиктән үтә алмыйча, Русиягә кире кайтмый кала. 1916 елда аның хатыны Гайниҗамал кечкенә Әмрулла белән ире артыннан гомерлеккә чит җирләргә китә.

1945 елда Әмрулла «Идел-Урал» берлеге әгъзасы буларак кулга алынган һәм СССРга озатылган. 10 ел буе урман кисә. Тагын ун ел Краснояр краенда сөргендә яши. Ул гаиләсе белән 20 елдан соң гына кавыша. Иреккә чыккач, гаиләсен Төркиягә алып китә. Фәрит Истанбул университетының тюркология факультетында укырга керә.

1969 елда Төркиядә хәрби хезмәт үткәндә Фәритне Азатлык радиосы вәкилләре эзләп табалар. Алар татар телен радиода эшләрлек итеп белгән яшьләрне эзли. Шунысы кызы: ике кандидат табыла Фәрит Аги һәм Надир Дәүләт. 1969 елны хезмәтен тутыргач, Фәрит белән Надир Мүнхенга киләләр.

1989 елны директор Гариф Солтан үз урынын шәкерте Фәрит Иделлегә (псевдонимы) тапшыра. Аның тырышлыгы белән Азатлык радиосы Татарстанның җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыра. Русия һәм БДБ илләрендә корреспондентлар челтәрен җәелдерә (1990 елларда алар саны 30га җыела). 2006 елда ялга чыга, шуннан соң Мүнхенда тора.

Гомеренең соңгы айларында ул сулыш юллары һәм үпкә чире белән интегә иде. Фәрит Аги 2018 елның 25 декабрендә Мүнхенда вафат була[1].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]