Микис Теодоракис
Ми́кис Теодора́кис(грек. Μίκης Θεοδωράκης, МФА: [ˈmicis θɛɔðɔˈɾacis]; 29 июль 1925 ел) — Греция композиторы, сәяси эшлекле. «Халыклар арасында тынычлыкны ныгыту өчен» халыкара Ленин премиясе лауреаты (1983).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Микис Теодора 1925 елның 29 июлендә Грециянең Хиос утравында туган. Аның атасы чыгышы белән Крит утравыннан, әнисе — Кече Азиядә туган. Малай бала чактан ук музыкага ылыга, бу сәнгать төренә сөйүе аңа ниндидер музыка коралында уйный белмәгән вакытыннан ук көйләр иҗат итәргә этәрә. 17 яшендә егет Пелопоннес ярымутравында урнашкан Триполис (Триполи ) шәһәрендә хор оештыра.
Икенче дөнья сугышы елларында Микис Теодоракис Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнаша. Моның өчен нацистлар тарафыннан кулга алынып, җәзага дучар ителә.
1950 елда Филоктитис Икомидисның композиция классы буенча Афина консерваториясен тәмамлый.
Аннары 1954 елдан 1959 елга кадәр Париж консерваториясендә Оливье Мессианда музыкаль анализга һәм Эжен Вигода дирижерлыкка укый. Франциядә яшәп, күп иҗат итә. Бу чорга камера прелюдияләре һәм сонатиналар, симфоник әсәрләр һәм өч балет керә.
Грециядәге 1946-1949 еллардагы ватандашлар сугышы барышында композитор Эгей диңгезенең Көнчыгыш Сорады архипелагында Икария утравына сөргенгә җибәрелә, соңрак бу диңгездәге зур булмаган Макронисос утравындагы концлагерьга ябыла, монда шулай ук жәзалаулар һәм тукмаулар кичерә.
1959 елда композитор Грециягә кайта. Оркестр һәм музыка җәмгыяте оештыра. Шулай ук сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә, аерым алганда, Бердәм сул Демократик фиркадән (1964-1967) парламент депутаты була. 1967 елның апрелендә «кара полковниклар» урнаштырган путчтан соң Теодоракисның музыкасын тыялар, ә тиздән композитор биш айга төрмәгә эләгә. 1968 елда аны җәмәгатьчелек фикере басымы астында азат итәләр һәм сөргөнгә җибәрәләр, ләкин 1969 елда ук концлагеренә ябалар. Аны янә бөтен дөньяга танылган мәдәният эшлеклеләре, аерым алганда, Д.Шостакович, Л. Бернстайн, А. Миллер, Г. Белафонте яклап чыга. 1970 елның апрелендә композитор азат ителә.
1970 елдан Франциядә яши һәм эшли. Сөргендә дә ул көрәшне дәвам итә, хунта белән көрәшчеләр файдасына концертлар оештыра. Хунта бәреп төшерелгәннән соң, 1974 елның июлендә, Теодоракис янә Грециягә әйләнеп кайта.
1980 һәм 1990 елларда парламентка берничә тапкыр сайлана, К. Мицотакис Хөкүмәтендә министр була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1967).
Библиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Mikis Theodorakis: Journals of Resistance. Translated from the French by Graham Webb, Hart-Davis MacGibbon, London, 1973.
- Mikis Theodorakis: Music and Theater, Translated by George Giannaris, Athens, 1983.
- George Giannaris. Mikis Theodorakis. Music and Social Change, Foreword by Mikis Theodorakis. G. Allen, London, 1972.
- Gail Holst. Myth & Politics in Modern Greek Music, Adolf M. Hakkert, Amsterdam, 1980.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Теодоракис Микис // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ MusicBrainz — MetaBrainz Foundation, 2000.
- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ https://musee.sacem.fr/index.php/Detail/objects/36621
- ↑ https://musee.sacem.fr/index.php/Detail/objects/36631
- ↑ 6,0 6,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118756788 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 7,0 7,1 https://dspace.mmb.org.gr/mmb/handle/123456789/10082
- ↑ Πέθανε ο Μίκης Θεοδωράκης — 2021.
- ↑ Πέθανε ο Μίκης Θεοδωράκης — 2021. — ISSN 1790-2983
- ↑ Griechischer Komponist Mikis Theodorakis gestorben — 2021.
- ↑ Πέθανε ο Μίκης Θεοδωράκης. Ένας μεγάλος Έλληνας. — Αθήνα: Στάθης Τσαγκαρουσιάνος, 2021.
- ↑ 12,0 12,1 Ο Μίκης Θεοδωράκης έφυγε σήμερα Πέμπτη 2 Σεπτεμβρίου 2021 και ώρα 08.35' από καρδιοαναπνευστική ανακοπή. — 2021.
- ↑ 13,0 13,1 Συγκίνηση για την απώλεια του Μίκη Θεοδωράκη – Τριήμερο εθνικό πένθος στη χώρα — 2021. — ISSN 1108-9792
- ↑ Μίκης Θεοδωράκης – Υποβασταζόμενη στην κηδεία του πατέρα της η κόρη του Μαργαρίτα — in.gr, 2021.
- ↑ Μίκης Θεοδωράκης: Στον Γαλατά Χανίων η ταφή του μεγάλου μουσικοσυνθέτη — CNN Greece, 2021.
- ↑ Μίκης Θεοδωράκης: Την Πέμπτη στον Γαλατά Χανίων η κηδεία — Η Καθημερινή, 2021.
- ↑ Πέθανε χτες, ο Γιάννης Θεοδωράκης — Ριζοσπάστης, 1996.
- ↑ https://www.sansimera.gr/biographies/899
- ↑ 19,0 19,1 19,2 19,3 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ (unspecified title) — Греция парламенты.
- ↑ Θεοδωράκης, Μίκης - Theodorakis, Mikis (1925 - 2021) — Μεγάλη Μουσική Βιβλιοθήκη της Ελλάδος «Λίλιαν Βουδούρη».
- ↑ https://dspace.mmb.org.gr/mmb/bitstream/123456789/23011/1/%CE%A4%CE%BF%20%CE%91%CF%81%CF%87%CE%B5%CE%AF%CE%BF%20%CE%9C%CE%AF%CE%BA%CE%B7%20%CE%98%CE%B5%CE%BF%CE%B4%CF%89%CF%81%CE%AC%CE%BA%CE%B7.pdf
- ↑ https://www.in.gr/2010/03/01/culture/o-m-theodwrakis-synanta-treis-megaloys-rwsoys-synthetes-sto-mma/
- ↑ https://www.rizospastis.gr/story.do?id=5522813
- ↑ Όταν ο Θεοδωράκης συνάντησε τους μεγάλους Ρώσους συνθέτες — 2010.
- ↑ http://www.academyofathens.gr/en/organization/members/honorary
- ↑ performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube
Әдәбиәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Микис Теодоракис // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Official Web Site
- Edition Romanos
- Orchestra Mikis Theodorakis
- Lilian Voudouri Library
- Ha'aretz August 2004 Interview 2011 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган.
- [1]
- Теодора М. Деньги и их обобществление(үле сылтама)(недоступная ссылка). / Статья, пер. с греческого.
- Подробная биография Микис Теодора на русском, переводы песен
- Ю. Ценин Поднимите солнце над Греции!.. // Советская Культура. — 1970. — С. 4.
- 29 июль көнне туганнар
- 1925 елда туганнар
- 31 июль көнне туганнар
- Грециядә туганнар
- 2 сентябрь көнне вафатлар
- 2021 елда вафатлар
- Афинада вафатлар
- Ленин комсомолы премиясе лауреатлары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- Монреаль университетының мактаулы докторлары
- Икенче бөтендөнья сугышында катнашучылар
- Композиторлар
- Дуслык ордены (Русия) кавалерлары