Миозит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миозит latin yazuında])
Миозит
МКБ-10 M6060.
МКБ-9 Калып:ICD9
OMIM 160750 160750
DiseasesDB 29473 29473
MedlinePlus 001245 001245
MeSH D009220 D009220

Миозитскелет мускулларының ялкынсынуы.

Каты һәм хроник була. Миозитның инфекцион, паразитар, токсик, травматик, һөнәри һәм башка төрләре бар. Миозитта аяк, кул, тән мускуллары әрнеп авырта, хәрәкәтләнгәндә авырту зурая; кайвакыт мускулларда төенчәләр барлыкка киләләр. Имгәнгән тире аркылы инфекция төшүе яки башка органнардан мускулга үтүе эренле миозитка сәбәп була. Миозитта, гадәттә, бөтен мускуллар системасы зарарлана (полиомиозит). Кайвакыт мускуллар белән бергә тире дә имгәнә (дерматомиозит). Миозитны кисәтү өчен суыктан, авыр йөк күтәрүдән саклану, хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрне үтәү, спорт белән шәгыльләнү, мускул системасын чыныктыру бик мөһим.

Дәвасы: миозитка сәбәп булган гамилләр (факторлар) юк ителәләр, витаминнар, авыртуны баса торган чаралар, физиотерапия һ.б. нәрсәләр боерыла.