Скелет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Зәңгәр кит скелеты
Атлы (кеше) һәм ат сөлтәре

Скелет, сөлтәр (бор. грек. σκελετός — киптерелгән) — тере организмнарның терәк системасын үтәүче биологик система; кеше һәм җәнлекләр тәненең тотынып торуын тәэмин иткән сөякләр берекмәсе[1]; организмда терәк һәм механик зарарланулардан саклау функциясен үти торган каты тукымалар[2].

Coronacollina acula дип йөртелгән болыт сыман сөлтәре булган иң тәүге организмнар 550-560 миллион еллар элек Австралиянең көньяк ярларында яшәгән[3][4]. Борынгы сөлтәр әзерләү ысулы — кояшта яки эссе комда киптерү[5].

Сөлтәрнең әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скелет терәк һәм саклау функцияләрен үти. Тышкы һәм эчке скелетлар була. Эчке скелет кайбер иң гади төзелешлеләрдә, моллюскларда, умырткалы хайваннарда була. Тышкы скелет кайбер иң гади төзелешлеләрдә, күпчелек моллюскларда (кучкарлар, мидияләрдә, устрицаларда), буынтык аяклыларда очрый. Үсемлекләрдә терәк функциясен механик тукыма үти.

Умырткалылар скелеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балыклар скелеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балыкларның кимерчәкле һәм сөяк умырткалардан торган умырткалыгы яхшы үскән. Умырткаларның югары дуга очлары тоташып арка мие урнашкан көпшәне барлыкка китерә. Читкә юнәлтелгән түбән дугалар очлары кабыргалар барлыкка китерә. Балыкларның умырткалыгы гәүдә һәм койрык бүлекләреннән тора.

Җир-су хайваннары скелеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җит-су хайваннарының сөлтәре суда һәм җирдә яшәү рәвеше белән катлауланган һәм бер умыртка сөягеннән торучы муен бүлегеннән, кабыргалар белән бергә җиде умыртка сөягеннән торучы гәүдә бүлегеннән гыйбарәт. Койрыклы амфибияләрнең койрык бүлегендә берничә умырткасы була.

Сөйрәлүчеләр скелеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөйрәлүчеләрнең умырткалыгы биш бүлектән — муен, күкрәк, бил, сигезкүз, койрык умырткаларыннан тора. Муен бүлегендәге умыртка сөякләре хәрәкәтчән тоташтырылган. Алар баш хәрәкәтчәнлеген тәэмин итәләр. Бу җирдә яшәү өчен кирәкле шарт.

Күкрәк һәм бил умырткаларына кабыргалар беркетелгән. Кайбер сөйрәлүчеләрнең кабыргалары күкрәк сөяге белән тоташып күкрәк читлеген барлыкка китерә. Күкрәк читлеге эчке органнарны саклый һәм үпкәләргә һава килүен тәэмин итә. Әвернә сөяге булеге ике умыртка сөягеннән тора. Койрык бүлегендә умыртка сөякләре саны төрлечә була. Еланнарның кабыргаларының икенче очы тоташмаган. Бу еланнарга эре табышны йотарга мөмкинлек бирә.

Кош скелеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күгәрчен мисалында кош скелеты. 1 — баш сөяге (череп), 2 — умырткалыкның муен бүлеге (шейные позвонки), 3 — сәнәкчә (вилочка) 4 — томшыксыман үсенте (клювовидный отросток), 5 — кабыргаларның ыргаксыман үсентесе (крючковны отросли ребер), 6 — киль, 7 — тез капкачы (колесная чашка), 8 — орчык сөяге (цевка), 9 — бармаклар (пальцы), 10 — зур балтыр сөяге (большая берцовая кость (тибиотарсус)), 11 — кечкенә балтыр сөяге (кече берцовая кость (тибиотарсус)) 12 —садр (бедро), 13 — утракса сөяге (седалищная кость), 14 — касык сөяге (лобковая кость), 15 — янбаш сөяге (подвздошная кость), 16 — умырткалыкның койрык бүлеге (хвостовые позвонки) 17 — пигостиль, 18 — әвернә сөяге, 19 — калак сөяк (лопатка), 20 — бил-әвернә сөяге бүлеге (пояснично позвонки), 21 —җилкә сөяге (плечевая кость), 22 — терсәк сөяге (локтевая кость), 23 — беләк сөяге (лучевая кость), 24 — беләзек (запястья), 25 — кул чугы (кисть), 26 — бармаклар (пальцы), 27 — канат (крылышко).

Кошлар умырткалыгы сөйрәлүчеләрнеке кебек биш бүлектән тора. Муен бүлегендә хәрәкәтчән тоташучы 9-25 умыртка була. Кушылып үскән күкрәк сөякләре һәм кабыргалар, күкрәк сөяге белән берләштерелеп, күкрәк читлеген барлыкка китерә.

Кошларның күкрәк сөягендә аерым үсенте — киль була. Аңа очкан чакта актив эшләүче күкрәк мускуллары беркетелгән. Соңгы күкрәк сөяге, бил, әвернә сөяге һәм койрыкның беренче умыртка сөякләре кушылып үсеп, көчле әвернә сөяге барлыкка китерә. Ул арткы очлыклар өчен терәк булып тора. Ул склелетның ныклыгын арттыра. Бу очарга яраклашкан кошлар өчен үтә мөһим шарт булып тора. Кошларның сөякләре җиңел, эче куыш була.

Үмезүчеләр скелеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Имезүчеләрнең умырткалары биш бүлектән — муен, күкрәк, бил, сигезкүз һәм койрык бүлекләреннән тора.

Кеше сөлтәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөлтәр (лат. sceleton seu sceletum), йомшак тукымалар өчен каты терәк һәм мускуллар кыскарту нәтиҗәсәндә күчеп йөрүче рычаг булып хезмәт иткән, сөякләрдән (лат. ossa) тора[6]. Зур кешенең сөлтәре, төрле буыннар белән тоташкан, якынча 200 -208 сөяктән тора. Сөлтәрне ике бүлеккә бүлеп карарга була: күчәрле һәм өстәмә. Күчәрле сөлтәргә баш сөякләре, муен һәм гәүдә керә. Өстәмә сөлтәргә аяк-куллар, кулбаш бүлеге, янбаш бүлеге керә. Зур кешенең күчәрле сөлтәре 80 сөяктән тора: баш сөякләре, умыртка баганасы, 12 пар кабыргалар һәм күкрәк сөякләре.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Толковый словарь современного башкирского литературного языка. (под. ред З. Г. Ураксина, 2005)
  2. Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М. Т. Азнабаев, 2007)
  3. Pittalwala, Iqbal. Oldest Organism With Skeleton Discovered in Australia. Калифорния университеты. 11 март 2012 көнне тикшерелгән. 11 март 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  4. Палеонтологтар боронғо скелет тапҡан. Lenta.ru. 11 март 2012 көнне тикшерелгән. 11 март 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  5. Анатомия человека / Привес М. Г., Лысенков Н. К. — 9-е изд., перераб. и доп. — М.: Медицина, 1985. — С. 44-45. — 672 с. — (Учебная литература для студентов медицинских институтов). — 110 000 экз.
  6. Р. Д. Синельников. {{{башлык}}} {{{нәшрият}}} Т. I. — 105000 экз.