Мирфәкъ
Внешний вид
Мирфәкъ (гарәп. المرفق әл-мирфәқ — «терсәк»[1]; Персей α, Персей альфасы, α Per) — Персей йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,79m тәшкил итә. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Мирфәкъ Кояштан 5400 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 56 тапкыр артыграк.
Тарих һәм исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Мирфәкъ (гарәп. المرفق әл-мирфәқ — «терсәк», ингл. Mirfak, рус. Мирфак) әл-Мирфәкъ әл-Сөрәйя (гарәп. المرفق الثريا әл-мирфәқ әҫ-ҫөрәййә[2]) исеменең кыскартылган варианты. Тагын йолдызны Әлҗәнеб (гарәп. الجنب әл-җәнб — «як»[3]; Пегас γ белән берәттән) дип атыйлар, чөнки Клавдий Птолемей Әлмагестта аны «уң ягында якты йолдыз» буларак тасвирлады.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мирфәкъ — терсәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 262.
- ↑ Сөрәйя — Өлкәр.
- ↑ Җәнеб яки җаниб (гарәп. الجانب) — як, тараф. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 764.