Молла Нәсреддин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Молла Нәсреддин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Молла Нәсреддин
әзери. Molla Nəsrəddin
Сурәт
Нигезләнү датасы 1906
Нигезләүче Җәлил Мәмәдкулизадә һәм Неманзаде, Омар Фаик[d]
Позиция в политическом спектре Җәдитчелек
Штаб-фатирының урнашуы Тбилиси
Тәбриз
Бакы
Төп тема сатира[d]
Мөхәррир Җәлил Мәмәдкулизадә
Чыгару урыны Тбилиси, Тбилиси, Тәбриз һәм Бакы
Әсәр яки аның атамасы теле әзери теле һәм рус теле
Тәмамла(н)у вакыты 1933
Гамәлдән чыгу датасы 1931
Баш мөхәррир Җәлил Мәмәдкулизадә
Commons-logo.svg Молла Нәсреддин Викиҗыентыкта

Молла Нәсреддин (әзери. Molla Nəsrəddin) — Тифлиста (1906—1914, 1917), Тәбриздә (1921) һәм Бакыда (1922—1931) нәшер ителгән азәрбайҗан атналык әдәби-сәнгать иллюстрацияле сатирик журнал. 25 ел эчендә журналның 748 чыгарылышы басылып чыккан (Тифлиста — 340, Тәбриздә — 8, Бакыда — 400).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәлил Мәмәдкулизадә рәсеме төшерелгән ССРБ маркасы һәм журналдагы карикатуралар

Журналга 1906 елда Тифлиста Җәлил Мамедкулизадә нигез сала[1]. Журнал 1912 елның мартына кадәр чыга. 1913 елның гыйнварында журнал яңадан торгызыла, ә 1914 елның октябрендә ябыла. Акыл иясе Молла Нәсреддин исеме белән аталган журнал 1905—1907 еллардагы революция идеяләрен, шулай ук Кавказ аръягындагы эш хәрәкәте идеяләрен чагылдыра. Ул бөтен Якын, Урта Көнчыгыш буенча киң таралган була һәм демократик матбугат үсешенә йогынты ясый. Журнал патриархаль-феодаль гореф-гадәтләрне фаш итә, гади халыкны ирек өчен көрәшкә чакыра, шулай ук Көнчыгыш илләрендәге империализмга һәм деспотик режимнарга каршы чыга. 1917 елда басма яңадан торгызыла, әмма шул ук ел ахырында өзелә, чөнки журнал 1917 елда цензура тарафыннан тыела[2].

1921 елда «Молла Нәсреддин» күпмедер вакыт Тәбриздә чыга. Ә 1922 елдан 1931 елга кадәр Бакыда нәшер ителә. Аның битләрендә Азәрбайҗанның Мирзә Әләкпәр Сабир, Әбдүррәһим-бәк Ахвердиев, Гамгүсар, Мәммәд Сәид Ордубади, Әвәз Садык һ.б. кебек алдынгы язучылар һәм Әзим Әзимзадә, Иосиф Роттер, Оскар Шмерлинг кебек рәссамнар басыла.

Совет чорында, хакимият эшчеләр һәм крестьяннар кулына күчкәч, журнал битләрендә артта калу һәм наданлык белән көрәшү, дини фанатизм һәм ришвәтчелек, Азия һәм Африканың колониаль азат итү өчен көрәшкә өндәүләрне күрергә мөмкин булган. Бу вакытта искелеккә каршы көрәш бара.

Журнал идеологик яктан социализм төзелешенә зур мораль ярдәм күрсәтә. Журналның сатирик стиле көлү һәм ирония белән сугарылган. Мирза Җәлил кулланган стиль халыкка якын һәм аңлаешлы булган. Бернинди аңлатмалар һәм шәрехләр таләп ителмәгән. Аерым подтекст булдыру өчен эмоциональ, ироник тел ярдәмендә лексик, фразеологик һәм грамматик чаралар кулланылган. Алар төрле аралашу алымнарына бай булган.

Журнал йогынтысы ярдәмендә Азәрбайҗанда азәрбайҗан телендә «Бәхлүл» (1907), «Зәнбур» (1909—-1910), «Мират» (1910), «Ары» (1910—1911), «Кәлнийәт» (1912—1913), «Ләк-ләк» (1914), «Түти» (1914—1917), «Мәзәл» (1914—1915), «Бабайи-Әмир» (1915—1916), «Тартан-партан» (1918), «Шәйпур»(1918—1919), «Зәнбүр» (1919), «Мәшәл» (1919—1920), шулай ук рус телендә: «Егет» (1907—1918), «Вай-вай» (1908), «Бакинское горе» (1908—1909), «Бич» (1909—1915), «Адская почта» (1909—1910), «Бакинские стрелы» (1910), «Барабан» (1912—1913) һәм башка журналлар барлыкка килә.

Журналдагы карикатуралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шариф Аз. Молла Насреддин // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М.: Советская энциклопедия, 1967. — Т. IV (Лакшин — Мураново). — С. 925.
  2. Famous Personalities of Nakhchivan: Jalil Mammadguluzadeh. Shexsiyyeter.nakhchivan.az

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Касумов М. Боевой революционно-демократический журнал «Молла Насреддин», Баку, 1960
  • Шариф А. Рождение Молла-Насреддина. — Баку, 1968
  • Пашаев А. «Молла Насреддин»: друзья и враги. — Баку, 1982 (азәр.)
  • Шариф Аз. Молла Насреддин // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М.: Советская энциклопедия, 1967. — Т. IV (Лакшин — Мураново). — С. 925.