Мәммәд Сәид Ордубади

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәммәд Сәид Ордубади latin yazuında])
Мәммәд Сәид Ордубади
Туган телдә исем әзери. Məmməd Səid Ordubadi
Туган 24 март 1872(1872-03-24)[1]
Урдабад, Нахичеванский уезд[d], Ереван губернасы, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлгән 1 май 1950(1950-05-01)[1] (78 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Һөнәре журналист, язучы, шагыйрь, драматург
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана

 Мәммәд Сәид Ордубади Викиҗыентыкта

Мәммәд Сәид Ордубади (әзери. Məmməd Səid Ordubadi; 1872 елның 24 марты, Ордубад, Эриван губернасы, Россия империясе1950 елның 1 мае, Бакы, Азәрбайҗан ССР) — Азәрбайҗан Совет язучысы, Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1938). 1930 елларда Азәрбайҗан әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучы була[2].

Тормыш юлы һәм иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәммәд Сәид Ордубади 1872 елның 24 мартында Нахчыван өязе Ордубад шәһәрендә «Фәһир» тәхәллүсе астында шигырьләр язган атаклы шагыйрь гаиләсендә туа[3]. Әтисе вафат булганнан соң, 14 яшендә, әнисе белән ефәк фабрикасында эшли башлый. 1904 елда Ордубади үзенең «Qəflət» әсәрен яза.

Ордубадиның «Ваемсызлык» (1906) һәм «Ватан һәм ирек» (1907) шигырьләр җыентыкларында аның иреккә чакыру, наданлык һәм фанатизмны тәнкыйтьләү кебек сыйфатлар билгеләнә. 1905—1907 еллар революциясе, «Молла Нәсреддин» журналында хезмәттәшлек язучының революцион аңын формалаштыруга ярдәм итә. Сатирик әсәрләрендә язучы дин, руханилар һәм дворяннарга каршы көрәшә. Мәммәд Сәид бу вакытта Җүлфәгә күчә. Монда ул «Гуммет» социаль-демократик партиясенә керә[4].

Мәммәд Сәид Ордубадины Нахчыван төрмәсенә утырталар, соңрак Тифлиска, аннары Бакыдагы Баил төрмәсенә җибәрәләр. Аннан аны Царицынога җибәрәләр. Анда ул ришвәт биреп, паспорт ала һәм Ростовка күчә[5]. Октябрь революциясеннән соң Ордубади компартия сафларына керә һәм Кызыл Гаскәр сафларына газеталарының берсендә эшләүче хезмәткәр була.

1920 елдан партиянең Бакы комитеты органы — «Йени йол» («Яңа юл») газетасының җаваплы мөхәррире була. 1926 елда Ордубади совет учреждениеләрендә бюрократизм һәм волокитага каршы көрәш турында актуаль пьеса яза.

«Ике малайның Ауропага сәяхәте» (1908), «Бәхетсез миллионер» (1914) романнарында мәгърифәтчелек идеяләре әйтелә, феодаль Иранда депотизм режимын тәнкыйтьләнә. 1933 елда «Тәбриз томанлы» романы чыга, анда 1908 елгы фарсы революциясен сурәтли, руханиларның, рус самодержавиесе һәм зур сәүдәгәрлекнең эшен тәнкыйтьли.

1935 елда Мөслим Магомаевның «Нәргиз» операсы өчен либретто яза[6].

1936 елда Гозәир Хаҗибәковның «Көр улы» операсы өчен либретто яза (шагыйрь Хәбиб Исмаилов белән бергә)[7].

1939 елда Әфрасияб Бәдәлбәйлинең «Низами» операсы өчен либретто яза.

Ордубади соңгы чордагы шигъри һәм беллетристик әсәрләрендә Кавказ арты советлаштыруы белән бәйле эшче әрмән, грузин һәм төрекләрне берләштерү идеясен үстерә («Арарат»); Азәрбайҗан буржуазиясенең таркалуын сурәтли («Зират»).

«Көрәшүче шәһәр» (1938), «Яшерен Бакы» (1940) романнарының төп эчтәлеге — Азәрбайҗанда азатлык хәрәкәте, бакы пролетариатының революцион көрәше.

Вакыйгалар урта гасыр Азәрбайҗанда барган «Кылыч һәм каләм» (1946—1948) романы шагыйрь Низами иҗатына багышланган. Шулай ук драматургик әсәрләр, операларның либреттолары һәм оперетлары язган;Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Акоп Акопян һ.б. әсәрләрен азәрбайҗан теленә тәрҗемә иткән.

Ленин ордены, Хөрмәт Билгесе ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Мәммәд Сәид Ордубади 1950 елның 1 маенда вафат була. Бакыда Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аскеров, Бахтияр. Особенности исторических пьес М.С.Ордубади // Вестник Пятигорского государственного лингвистического университета. 2009 № 1 с.207-209

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Халыкара музыка китапханәсе проекты — 2006.
  2. Фейзуллаева А. Г. Азербайджанские писатели в России: роль контактных связей в историческом развитии национальной литературы. — Баку: Элм, 2006. — С. 129. — 321 с.
  3. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər», — С. 139
  4. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər», — С. 140
  5. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər», — С. 142-143
  6. Абасова Э. Г. Магомаев А. М. // Музыкальная энциклопедия / под ред. Ю. В. Келдыша. — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор, 1976. — Т. 3.
  7. KÖROĞLU i. LITERARY TRADITION – Encyclopaedia Iranica. www.iranicaonline.org. 2019-04-07 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]