Монтана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Монтана latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Монтана
Flag of Montana.svg
Байрак
Шигарь Oro y plata Edit this on Wikidata
Башкала Хелена
Халык саны 1 032 949 (2015, демографик баланс) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 8 ноябрь 1889
Сәгать кушагы UTC−07:00
Кардәш шәһәрләр Кумамото[d]
Җәгърафия
АТБ Америка Кушма Штатлары
Мәйдан 381,154 дүрткел киламитер
ДДӨБ 1035 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 47°N 110°W Edit this on Wikidata
US-MT Edit this on Wikidata
Сәясәт
Хөкүмәт башлыгы Стив Баллок


Монта́на (ингл. Montana [mɒnˈtænə]) — АКШның төньяк-көнбатышында урнашкан штат. Башкаласы — Һелена, иң зур шәһәр — Биллингс. Халык саны — 967 440 кеше (АКШта 44 нче урын, 2008 ел мәгълүматлары). Штатның рәсми атамасы — «Хәзинәләр штаты».

Монтана АКШ составына 41 нче штат буларак керә. Штат исеме испан теленең montaña (тау) сүзеннән килеп чыга дип санала.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньякта Монтана Британ Колумбиясе, Альберта һәм Саскачеван Канада провинцияләре белән, көнчыгышта Төньяк Дакота һәм Көньяк Дакота, көньякта Вайоминг, көнбатышта Айдахо штатлары белән чиктәш. Штатның гомуми мәйданы — 381 156 км², шуның арасында 377 295 км² — коры җир.

Монтанада Глейшер Милли паркы һәм Йеллоустон милли паркы өлеше урнаша. Штат территориясендә Миссури елгасы ага башлый.

Штатның иң югары ноктасы — Гранит-Пик (3904 м).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]