Эчтәлеккә күчү

Муанда Boeing 737 һәлакәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муанда Boeing 737 һәлакәте latin yazuında])
Муанда Boeing 737 һәлакәте
Сурәт
Дәүләт  Көньяк Корея
Урын Muan International Airport[d][1]
Вакыт мизгеле 29 декабрь 2024[2]
Юл башы Суварнабхуми[d]
Юл азагы Muan International Airport[d]
Катнашучылар саны 175[1], 6[1] һәм 181
Исән калучылар саны 2[3]
Яраланганнар саны 2[3]
Үлүчеләр саны 179[4]
Уничтожено Boeing 737-800[d] һәм Курсо-глиссадная система[d]
Нәрсәнең сәбәбе очып китү-утырту полосасыннан читкә чыгу[d]
Галәми аппарат HL8088[d]
Хезмәтләндерүче Jeju Air[d]
Һәштәге JJA2216 һәм 7C2216
Тикшерүче Aviation and Railway Accident Investigation Board[d][5]
Харита сурәте
Способствовавшим фактором является belly landing[d][6]
Рейс саны JJA2216
Карта
 Муанда Boeing 737 һәлакәте Викиҗыентыкта

Муанда Boeing 737 һәлакәте (кор. 제주항공 2216편 추락 사고 [jejuhangong 2216 pion churak sago ― Jeju Airlines авиаширкәтенең 2216 рейсы һәлакәте]) ― 2024 елның 29 декабрендә Көньяк Кореянең Чолла-Намдо[d] провинциясе Муан округында булган авиация һәлакәте[7]. БангкокМуан[d] рейсын башкарган Көньяк Кореянең Juju Airlines авиаширкәтенең Boeing 737-800 пассажир очкычы Муан халыкара аэропортында[d] очып китү-утыру полосасыннан читкә тәгәрәгән һәм һава аланының киртәсенә бәрелгән. Аның бортында булган 181 кешенең (175 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы) икесе исән калган[8]. Әлеге авария ― 1997 елда Гуамдагы һәлакәттән[d] соң Көньяк Корея очкычы белән булган иң авыр авиация һәлакәте[9].

Jeju Air авиакомпаниясенең Кимпхо халыкара аэропортында (Сеул, Көньяк Корея) фотога төшерелгән Boeing 737-8AS очкычы. Теркәлү номеры HL8088

Boeing 737-8AS очкычы 2009 елда чыгарылган[10], HL8088 буларак теркәлгән[11][10]. Очкыч башта Ryanair авиакомпаниясе (Дублин, Ирландия) тарафыннан эксплуатацияләнгән, аннары 2017 елда Jeju Air авиакомпаниясенә тапшырылган. Һәлакәткә кадәр бер ел алдан ул 12 илгә 1389 халыкара рейс һәм 747 эчке рейс башкарган. 20 декабрьгә кадәр ул Муанга очмаган[12]. Һәлакәткә бер ай кала, Jeju Air Covid-19 пандемиясе аркасында тукталып торганнан соң Муан халыкара аэропортында даими халыкара рейсларны яңарткан, һәм эшкә җәлеп ителгән самолет Муан белән Бангкок арасында атнасына дүрт рейс башкарган[13], Jeju Air аны 8 декабрьдә генә куллана башлаган булган[14]. Очкычка техник хезмәт күрсәтү Көньяк Корея хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән минималь 28 минут дәвамында башкарылган[15].

Экипаж һәм пассажирлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

175 пассажирның икесе Таиланд гражданнары булган, калганнары — Көньяк Корея гражданнары. Бортта булганнарның иң өлкәне 1946 елда, иң кечесе — 2021 елда туган. Биш пассажир 10 яшьтән кечерәк булган[16]. Пассажирларның күбесе Бангкоктагы биш көнлек Раштуа турыннан өйләренә кайтып килгән.

Экипаж составына һава судносы командиры, икенче пилот һәм дүрт стюардесса кергән. Аларның очкычның койрык өлешендә булган икесе исән калган[17].

2216 рейсы очу маршруты

Көньяк Кореянең Juju Airlines[d] авиаширкәте очкычы Таиланд башкаласы Бангкок халыкара аэропорты Суварнабхумидан[d] UTC+7:00 буенча 2:11 дә очып киткән[18]. Очкыч Көньяк Кореяның Көньяк Чолла провинциясе Муан округында урнашкан Муан һава аланына төшеп утырганда UTC+09:00 буенча 9:07 дә казага очраган. Утырганда экипаж алгы шассины чыгара алмаган һәм очкычны фюзеляжга утыртырга тырышып караган. Очкыч очып китү-утыру полосасыннан чыгып киткән, һава аланының бетон коймасына бәрелгән[19], берничә өлешкә таркалган һәм яна башлаган[20]. Шаһитлар сүзләренчә, очкычның шассие ачылмаган һәм ул җиргә бәрелеп яна башлаган. Һава аланының янгын сүндерү хезмәте фаразынча, очкыч кошларга бәрелгән булуы ихтимал.

Корея Республикасының Җир, транспорт һәм диңгез эшләре министрлыгы сүзләренчә, Һава хәрәкәте идарәсе экипажны һәлакәткә кадәр үк кошлар белән бәрелешү ихтималы турында кисәткән һәм пилотларга башка урында утырырга рөхсәт иткән булган[19][20]. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен урынга якынча 1560 янгын сүндерүче, полиция офицеры, хәрбиләр һәм башка кешеләр белән 32 янгын сүндерү автомобиле һәм берничә вертолет килгән[21].

Һәлакәт көнендә Көньяк Кореядә 29 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр милли матәм игълан ителгән[22]. Моннан тыш, Көньяк Корея хакимияте илдә барлык Boeing 737-800 очкычын тикшерәчәкләрен белдергән. 179 кешенең үлеменә китергән казадан соң Jeju Air һава ширкәтенә караган тагын бер Boeing 737нең шасси проблемалары килеп туган, ләкин ул һава аланына төшеп утыра алган[23].

  1. 1,0 1,1 1,2 https://www.dw.com/en/south-korea-dozens-dead-in-muan-airport-plane-crash/a-71177979
  2. https://www.hani.co.kr/arti/area/area_general/1175274.html
  3. 3,0 3,1 https://news.ikbc.co.kr/article/view/kbc202412290033
  4. https://www.bbc.com/news/articles/c3we2p3l36jo
  5. https://www.theguardian.com/world/live/2024/dec/30/south-korea-plane-crash-news-jeju-air-flight-2216-airlines-muan-airport-live-updates?page=with%3Ablock-6771ef1b8f082bc0c81e5131&filterKeyEvents=false#liveblog-navigation
  6. Aviation Attorney and Pilot Analyzes Jeju Air Crash, Potential Litigation Issues — 2024.
  7. Seoul, Kang Jin-kyu with Hieun Shin in. 179 Dead In South Korea's Worst Plane Crash.
  8. Lowe, Yohannes (2024-12-29). South Korea plane crash: air traffic controllers warned of bird strike minutes before accident, as officials confirm 179 dead.
  9. South Korea Plane Crash Live Updates: Dozens Dead After Jeju Air Flight Explodes - The New York Times. “With at least 85 people killed, the crash marked the worst plane tragedy involving a South Korean airline since a Korean Air jet slammed into a hill in Guam, a U.S. territory in the western Pacific, in 1997.”
  10. 10,0 10,1 Jeju Air flight 7C2216 crashes during landing in Muan, South Korea
  11. Maszczynski, Mateusz (2024-12-29). Breaking: Jeju Air Boeing 737 With 181 People Onboard Crashes at Airport in South Korea, All But Two People Feared Dead.
  12. Kawoosa, Vijdan Mohammad. The final moments before the Jeju Air crash in South Korea (ингл.) (2024-12-30).
  13. Si-jin, Choi Jeong-yoon, Lee (2024-12-29). 179 dead in S. Korea's worst-ever aviation disaster.
  14. Bangkok-Muan Jeju Air route launched less than a month ago (2024-12-29).
  15. Jeju Air plane flew relentlessly before tragedy with minimal maintenance (2024-12-30).
  16. Herman, Alice. Air traffic controllers warned of bird strike minutes before Muan airport accident – as it happened (en-GB) (2024-12-29).
  17. Muan Airport crash survivor asks, 'What happened?' (2024-12-29).
  18. Field, James (2024-12-29). Jeju Air Boeing 737 Crashes in Muan, South Korea.
  19. 19,0 19,1 South Korea Plane Crash: What do we know so far? (2024-12-29).
  20. 20,0 20,1 В Южной Корее разбился пассажирский самолет. Погибли 179 человек.
  21. South Korea plane crash kills almost all 181 people on board after suspected bird strike. news.sky.com(ингл.)
  22. В Южной Корее объявили семидневный траур из-за крушения самолета (ru-RU).
  23. В Южной Корее проверят все Boeing 737-800 после крушения в Муане (ru-RU).