Мукими
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Qoqand xanlığı |
Туу датасы | 1 май 1850 |
Туу урыны | Кукан, Qoqand xanlığı |
Үлем датасы | 25 май 1903 (53 яшь) |
Үлем урыны | Кукан, Кукан өязе[d], Фәрганә өлкәсе, Россия империясе |
Һөнәр төре | шагыйрь, язучы |
Муһаммад Аминхуҗа Мукими (үзб. Muhammad Aminxoʻja Muqimiy; 1850, Коканд — 25 майда 1903, Коканд) — үзбәк язучысы, шагыйрь, сатирик. Үзбәк реализмына нигез салучыларның берсе. Шагыйрнең «Мукими» псевдонимы — «даимилек» дигәнне аңлата.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Муһаммад Аминхуҗа Мукими буларак билгеле, 1850 елда (әлегә кадәр аның туган датасы төгәл ачыкланмаган) Кокандта Мирзахуҗаның нәселдән килгән икмәк бешерүче гаиләсендә туган. Гаиләдә биш бала булып, Мукими алар арасында бердәнбер малай була. Мукиминың әсәсе, Гайшәбиби киң белемле, шигъри күңелле, халык авыз-тел иҗаты буенча бик яхшы хәбәрдар сәләтле хатын-кыз була. Мукиминең шигъри сәләте әнисе ярдәмендә үсешә, чөнки әнисе аны Алишер Навои, Хафиз, Җәми йөзендә көнчыгыш классик әдәбияты белән таныштыра, һәм шагыйрь гомеренең ахырына кадәр аңа мәхәббәт саклый. Үзенең беренче шигырен ул тугыз яшендә яза.
1865 елда Мукиминең рухи ярдәм күрсәтүчесе, әнисе, вафат була. Соңыннан Мукими шигырларында әнисен иртә югату кайгысы шәүләсе еш тоела.
1872 елда, коканд мәдрәсәсен тәмамлап, Мукими Бохарага данлыклы Мехтар-Аем мәдрәсәсенә укырга килә. Биредә югары кимәлдә фарсы телен, тезмә төзү алымнарына, башка фәннәрдә үзенең танып-белүен киңәйтә. Мәдрәсәдә уку аның рухи үсешендә бик зур роль уйный. Тап анда шагыйрь күп яза, аның шигырларында әлегә бөек шагыйрләргә охшарга талпыну күп сизелә, әммә охшату призмасы аша шагирның гади булмаган, үзенә хас тавышы ишетелә.
Мукими, 1876 елда укуын тәмамлап, дан яратучы планнарга тулышып, Кокандка кайта. Коканд шәһәре югары катламының тар даирәләрендә аны сак каршы алалар, кабул итмиләр. Шагыйрь үзе язганча, «тап шул коканд аристократиясенең танымавы миңа үземнең принципларымны яңадан карап чыгуга һәм яңа әхлакый-әдәби карашлар эшләп чыгаруга этәрде. Өмет ертылу миңа нык ярдәм итә». 1870нче елларның икенче яртысында Мукими гүзәл төзелгән көлке юнәлешле шигырларын иҗат итә һәм аларның эчтәлегеннән шагирның үзаңы нинди дәрәҗәдә артканын аңларга мөмкин.
1880нче еллар башында Мукими шигърияткә яңалык караш белән аерылып торучы берничә кардәш шагыйре белән Яшь шагыйрләр түңәрәге булдыра. Анда яңа үзбәк реализмына нигез төзәүче Фуркат, Завки, Камил, Нисбәт һәм Мухаир кергән. Әммә шул ук вакытта яшь шагыйрләр һәм шигъриятнең иске дулкын вәкилләре арасында килешмәүчәнлек тә барлыкка килә. Вакыты белән әдәби бәхәсләр кискен идеология көрәшенә әверелә, һәм соңыннан бу дәвернең күп кенә шагыйрләре сәяси эзәрлекләүләргә дучар ителә.
Әтисе вафат булуы сәбәпле, аңа өмет баглаган гаиләсенә булышу максатында, Мукими Ташкентка күчәргә мәҗбүр була. Шагирның Ташкентта бераз яшәве файдалы була, аңы киңәюенә, карашы ныгынуына, осталыгы камилләшүгә уңай йогынты ясый. Әсәрләре яңыча, кыю һәм үзенә генә бер төрле төзелешле булса да, аларны һичкем бастырмый, һәм Мукимига яшәү чарасы бөтенләй булмый куя. Шуның өчен ул әтисенең йортын сатырга, мәдрәсәдә кече генә хөҗрәсендә улы Акбархуҗа белән яшәргә мәҗбүр була. Тап шунда, мәдрәсә хөҗрәсендә, шагыйрь үзенең исемен үлемсез иткән ис киткеч әсәрләрен иҗат итә.
Мукими ярлы тормыш кичерә, гомеренең соңгы елларында китаплар төзәтеп һәм күчереп язып кына тамак ялгарга мәҗбүр була. 1903 елның 25 маенда илле өч яшендә вафат булды.
Рус теленә тәрҗемәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шагыйрь шигъриятнең төрле жанрларында 100-дән артык тезмә иҗат итә.
Мукими шулай ук 30га якын юмористик әсәр иҗат итә. Иң билгелеләре: «Ат турында», «Пычрак турында», «Арба турында». Сатира белән беррәттән, Мукими юморының иҗтимагый һәм сәнгать киммате зур. Мукими болай дип яза: «Кемнең йөрәге гадел, мине аңлар».
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үзбәкстанда Мукими исемен йөрткән кала урамнары, Үзбәк дәүләт музыкаль театры, Коканд дәүләт педагогия институты һ. б. бар.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Наум Гребнев. Другие слова. Избранные переводы из узбекской народной и классической поэзии. Издательство литературы и искусства им. Гафура Гулям, Ташкент 1973
- Наум Гребнев. Истоки и устья. Переводы из узбекской поэзии. Издательство литературы и искусства им. Гафура Гулям, Ташкент 1983
- Алимжан Х., Мухаммад Амин Мукими, «Литература и искусство Узбекистана», 1938, № 5-6;
- Кубов Х., Узбек демократ шири Мукими, Тошкент, 1953;
- Олимжон А., Мухаммад Амин Мукими. Хаети ва ижои, Тошкент, 1953;
- Каримов F., Мукими, Тошкент, 1970.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мукими Мухаммад Амин-ходжа // Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969-1978.
- Биография Мукими(үле сылтама)Ҡалып:Ref-uz