Муса Мамут

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Мамут latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 20 февраль 1931(1931-02-20)
Туу урыны Узунҗы[d], Акъяр шәһәр шурасы[d]
Үлем датасы 28 июнь 1978(1978-06-28) (47 яшь)
Үлем урыны Акмәсҗит, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлем төре үз-үзенә кул салу
Үлем сәбәбе үз-үзен яндырып үтерү[d]
Һөнәр төре җәмгыять активисты, тракторист, слесарь

Муса Мамут (кырымтат. Musa Mamut, Муса Мамут; 20 февраль 1931 ел28 июнь 1978 ел) — Кырым татар җәмәгать эшлеклесе. Кырым татарларының хокукларына игътибар күрсәтелмәү сәбәпле үзенә үзе кул сала.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муса Мамут Узунҗа авылында көтүче Яхъя Мамут гаиләсендә туган. Совет хакимияте чорында Кырым татарларын депортацияләү вакытында, 1944 елның маенда Мамутовлар гаиләсен Ташкент өлкәсенең Мирза районы «Баят» колхозының 6 нчы бүлегенә мәҗбүри рәвештә күчерәләр. Депортациядәге башлангыч елларда Мусаның ике сеңлесе һәм ике энесе ачлыктан һәлак була. Чарасызлыктан егет 13 яшендә мамык кабул итү пунктында йөк ташучы булып эшли башлый, анда еш кына, вакыты белән аңын югалтканчы кыйнала торган була.

1956 елның 10 гыйнварында, ни бары 4 сыйныф белеме белән, Мамут Муса авыл хужалыгын механизацияләү училищесына укырга керә. Беренче курсны тәмамлаганнан соң аңа тракторчы-машинист квалификациясе бирелә. Училищены тәмамлаганнан соң совхозда тракторчы булып эшли. 1958 елда Зәкия Абдуллаева белән өйләнешкәннән соң Янгиюль (Ташкент өлкәсе) каласына күчеп китәләр, анда элек слесарь, ә соңрак — Чирчик елгасының уң яры районара каналлар төркеме идарәсендә техник булып эшли.

1975 елның апрелендә Мамут Муса гаиләсе белән бергә Кырымга әйләнеп кайта, анда Беш Терек авылында йорт сатып ала. Әммә нотариаль килешү төзүдән Мусага баш тарталар, ә аннары аңа һәм аның гаиләсенә каршы паспорт режимын бозган өчен җинаять кузгатыла. Мамут Муса 1976 елның 23 апрелендә кулга алына. 13 майда Симферополь район суды аны ике елга гомуми режимлы лагерына, ә хатынын — шартлы рәвештә ике елга хөкем итә. Җәзасы Полтава өлкәсендә Кременчугта үтә.

Намуслы эшчәнлеге өчен берничә айдан шартлы рәвештә азат ителә, ирекле сөргенгә юнәлтелә һәм «Нефтестрой» төзелеш-монтаж идарәсенә беркетелә. 1977 елның 18 июлендә азат ителә һәм Беш Терек авылына үз гаиләсенә янына кайта. Әммә Кырым хакимияте аңа элеккегечә теркәлергә рөхсәт бирми һәм Мамутовлар гаиләсенең Кырым ярымутравыннан чыгып китүен таләп итә. Югары инстанцияләргә, шул исәптән КПСС Үзәк Комитетына һәм хөкүмәткә күп санлы язулар бер нинди дә нәтиҗә бирми.

1978 елның 20 июнендә Мамут һәм аның хатынына каршы паспорт режимын бозган өчен яңа җинаять эше кузгатыла. Карарны игълан иткәндә Муса, гаепләүчеләр кулына башкача тере килеш бирелмәячәген белдерә. 10 июньдә сәгать 23:30 Мамут йортына, следовательга алып бару өчен участок инспекторы килгәч Муса үзенә май сибеп үз-үзен яндыра.

Мамут 28 июньдә Симферополь дәваханасында вафат була. Гомеренең соңгы секундына кадәр ул тулысынча аңында була һәм кылган эшенә үкенмәвен, һәм моны Кырым татарлары хокукларын искә-санга сукмауга каршы протест билгесе итеп эшләвен белдерә. Муса Мамут 30 июньдә Беш Терек зыяратында җирләнә.

Реакция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муса Мамутның үз-үзен яндыруы зур резонанс тудыра. Атап әйткәндә, аның бу эше Мостафа Җәмилевның дөнья берләшмәсенә хатында һәм Решат Җәмилевның Согуд Гарәбстаны короле Хәлид ибн Абдул-Азиз Әл Сәүдә һәм бөтен дөньяга билгеле боксчы Мөхәммәт Алига мөрәҗәгатендә телгә алына. Академик Андрей Сахаров Леонид Брежневка һәм Николай Щелоковка һәлак булган Мусаның тол хатынына тиешле пенсия түләүне һәм, ахырда, кырым татарлары проблемаларына тиешле игътибар бирүне үтенеп мөрәҗәгать итә. Ә Зәкия Абдуллаева үзе ССРБ-ның генераль прокуроры Роман Руденкога аның иренең үз-үзенә кул салуда гаеплеләргә җәза бирүне сорап хат яза. Шагыйрь-диссидент һәм хокук яклаучы Александров Григорий Мамут Мусага атап «Кырым өстендә факел» поэмасын яза.[1].

Ялтада, Судакта, Сарайлы Кыятта урам һәм тыкрыклар Муса Мамут исемен йөртә.[2][3][4] 2009 елда Беш Теректә «Муса Мамут» мөселман дини общинасы теркәлә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Решат Джемилев. Живой факел. Самосожжение Мусы Мамута. Сб. документов. — Нью-Йорк: Фонд «Крым», 1986.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]