Мәдияр Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәдияр Зарипов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәдияр Зарипов
Туган 11 май 1929(1929-05-11)
Кукан, Фәрганә бүлгесе[d], Үзбәкстан Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ
Үлгән 15 әприл 2006(2006-04-15) (76 яшь)
Әстерхан, Әстерхан өлкәсе, Русия
Яшәгән урын Әстерхан[1]

Мәдияр Зарипов (Мәдияр Фәхретдин улы Зарипов, 11 май 1929(1929-05-11), Кукан, Фәрганә бүлгесе[d], Үзбәкстан Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ15 әприл 2006(2006-04-15) (76 яшь), Әстерхан, Әстерхан өлкәсе, Русия) — галим, техника фәннәре докторы (1968), профессор (1972), БАССР атказанган фән эшлеклесе (1977). 1961-1964 елларда Куйбышев политехника институтында. 1964-1972 елларда Ташкәнт политехника университетында мәгълүмати-үлчәү техникасы кафедрасы мөдире, 1972-1980 елларда Уфа авиация институтында шул ук вазыйфада. 1980 елдан Ташкәнт ирригация һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру мөһәндисләре институтында, 1993 елдан Әстерхан техник университетында. Бүленүле параметрлы мәгълүмат җиһазларында һәм идарә итү системнарында элементлар синтезын һәм анализ назариясен эшкәртүгә караган фәнни хезмәтләр авторы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Башкорт энциклопедиясе