Эчтәлеккә күчү

Мөнирә (мәчет, Уфа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөнирә (мәчет, Уфа) latin yazuında])
Мәчет
«Мөнирә» мәчете
баш.  «Мөнирә» мәсете
ИлРоссия
Шәһәр450003,
Башкортстан,
Уфа, Ленин районы, Нижегородка, Заозерная ур., 2
Координатлары54°43′42″; 55°54′30″
ДинИслам
Кайсы дини агымга карыйсөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төреманарасы түбәсендә урнашкан мәчет
НигезләүчеМөнирә Ләбиб кызы Байгилдина
Нигезләнгән2002 ел
Төзелеш еллары20022011 еллар
Төп даталар:
2011 ел – ачылу
Халәтегамәлдә

«Мөнирә» мәчете (баш. «Мөнирә» мәсете) ― Башкортстан башкаласы Уфа шәһәренең Ленин районы Нижегородка торак районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенә керүче «Мөнирә» җирле ислам оешмасы карамагында[1]. «Мөнирә» мәчете – Уфа шәһәренең бу өлешендә бердәнбер мәчет.

Озын күл (Нижегородка күле) яр буенда төзелгән. «Мөнирә» мәчете «Уфа мөселман хатын-кызлары җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе[2] шәхси эшмәкәр Мөнирә Ләбиб кызы Байгилдинаның шәхси акчасына төзелгән. Авариядән соң, ул үзенә җәмгыять файдасына игелекле гамәлләр кылырга сүз бирә. «Мөнирә» мәчете бюджеты 30 млн. сум тәшкил иткән [3].

Мәчет бинасы 100 кешегә исәпләнгән. Мәчет проектының авторы – Үзәк диния нәзарәтенең җәмигъ мәчете Лалә-Тюльпанның архитекторы булган, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1998) Вәкил Вәгыйз улы Дәүләтшин(башк.)[4].

Мәчет төзелеше 2002 елда башланган һәм 2011 елда тәмамланган.

Мәчетне ачу тантанасы 2011 елның 10 июнендә булган. Ачылу тантанасында мәчет мәхәлләсе һәм «Уфаның мөселман хатын-кызлары җәмгыяте» әгъзалары катнашкан [5].

Ислам бәйрәмнәре көннәрендә биредә Нижегородка мөселманнары җыела. Мәчеттә ислам нигезләре буенча лекцияләр укыйлар, шулай ук кул эшләренә һәм кулинариягә өйрәтәләр. Мәчеттә модельерлар шәригать кануннары буенча тегелгән киемнәр күрсәтә.

«Урал» хәйрия фонды(башк.) ярдәме белән Мөнирә мәчете янында балалар ялын оештыру өчен спорт (хоккей) мәйданчыгы төзелгән.

Имам-хатыйб – Нәҗип улы Морат хәзрәт Локманов[1].