Мөхәммәтсафа Баязитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтсафа Баязитов latin yazuında])
Мөхәммәтсафа Баязитов
Туган 21 апрель 1877(1877-04-21)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 26 декабрь 1937(1937-12-26) (60 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Сабир урамы[d], Санкт-Петербург[1]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Гуревич гимназиясе[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре журналист, мөфти
Ата-ана

Мөхәммәтсафа Баязитев (Мөхәммәт-Сафа Гатаулла улы Баязитев, 21 апрель 1877(1877-04-21), Санкт-Петербург, Россия империясе26 декабрь 1937(1937-12-26) (60 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — мөселман дин эшлеклесе, Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең 6 нчы мөфтие (1915-1917).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санкт-Петербургда Гуревич гимназиясен, Казанда югары дини укуханәсен, Санкт-Петербург университетының көнчыгыш факультетының гарәп теле бүлеген тәмамлый. 1901 елда имам-хатыйп һәм мөдәррис дәрәҗәсен ала. 1914 елдан Петроград хәрби округы ахуны. Хәрби укуханәләрдә дин белемен укыта. Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче. Әтисе үлгәч, башкала мәчетен төзү комитетын җитәкли. 1911-1915 елларда «Нур» гәҗите мөхәррире һәм нәшире. «Сират-әл-мөстәкыйм» оешмасын төзүче. 1915-1917 елларда Ырынбур мөселман диния нәзарәте мөфтие. Изге Станислав ордены белән бүләкләнә. Инкыйлабтан соң даими эзәрлекләнә һәм 1937 елда атыла [2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://ru.openlist.wiki/Баязитов_Мухаммед-Сафа_Атауллович_(1877)
  2. Я. Янбаева. Потомки Баязитова. СПб: Петербургское востоковедение, 1994.