Габделвахит Сөләйманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделвахит Сөләйманов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габделвахит Сөләйманов
Туган телдә исем Габделвахит б. Сөләйман б. Сәглүк б. Габделхалик
Туган 1786(1786)
Нижгар губернасы, Олы Рбишча
Үлгән 4 август 1862(1862-08-04)
Уфа
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы
Һөнәре имам, мөфти

Габделвахит СөләймановЫрынбур Мөселманнар Диния нәзаратының III мөфтие (1840-1862).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Нижгар губернасының Олы Рбишча авылы мулласы Сөләйман хәзрәт улыдыр. Яшь вакытында бераз гыйлем алгач, Нижгородлар гадәте буенча Петербургка барып сәүдә кылып йөрмештер. Үткенлегеннән файдаланып мөселманнар арасында кайнашып, мишәрләр тырышлыгы белән имам булмаганда шунда ук Петербургта гражданский мулла булган да, халыкка вәгазь сөйләгән дә, падишаһка бик озак дога кылып, урыс түрәләренең күзенә бик күренгән. Алар белән бәйләнештә булган. Сургинов кебек дворяннарның тәкъдиме буенча император Николай Павловичның фәрманы белән III мөфти итеп куелган.

Габделвахид Сөләйман 1822 елдан башлап Петербургта гражданский имам булып эшли башлый. Хезмәтләре мөкафәтенә үзе һәм улы Шәрәфетдин 1832 сәнәдә 10 ноябрьдә падишаһ указы белән тарханлык дәрәҗәсе бирелеп, җир хуҗасы була. 1835 елның 26 гыйнварында Петербургта гаскәри мәктәптә укучы мөселман студентларына дин мөгаллиме итеп билгеләнә. Мөфтилек эшендә 9 ел ихласлык белән хезмәт итә. 1840 елның 19 июнендә Духовное собраниегә мөфти булып килә. 1856 елда Уфа төрмәсенә директор итеп билгеләнә. Габделвахид мөфтигә жалование өстенә 1849 елның сентябрендә 1500 сум бүләк бирелә. Шундый хезмәт вә дәрәҗәләр белән хезмәт итеп, 1862 елда вафат була.

Мөфти вакытындагы хезмәтләре:

  1. имтиханда дәрәҗәләр куела башлый.
  2. муллаларны никруттан (солдаттан) азат итү.
  3. муллаларга җир бирү, салымнан азат итү.
  4. мөселманнар арасында чәчәк салдыру.
  5. никах вакытында митрический справка бирү.
  6. Севастопольне Англия, Франция, Төркия аркылы мөхарәбә кыла торган вакытта халыкка өндәмә язып таратты.

Шул елда Габделвахид мөфти собраниегә җитәрлек йортлар салырга проект төзеп хөкүмәткә гарыз кылып, бик зур Диния нәзарәте салырга рөхсәт ала алды. Төзү сметасы 41994 сум иде. Бу эш 1862 елда тәмам булды. Ләкин бу көннәрдә мөфти хәзрәт үзе вафат булды. Нәзарәттәге урынны күрү насыйп булмады. Ошбу вакытта страховой атсик 148532 сум була. Бу күләм бер кварталны биләп тора иде.

Габделвахид мөфти Коръән һәм китаплар бастыру эшендә дә зур хезмәт күрсәткән.

Габделвахидның замандашлары болай бәһалиләр: гыйлеме аз булса да, китап укырга ярата, һәр төрле газеталар укый, төрки тәхрирләрне күбрәк яза, мәгыйшәтне гади тотты, урыс чиновниклары белән аз катнашты. Дини эшләрдә мөселманнарның иҗтимагый мәсьәләләрен шәригатьчә хәл кылырга тырыша иде. Хаҗ сәфәренә барырга теләсә дә, җитешә алмады. Диния нәзарәтенә каршы үзенә йорт салды, шунда торды. Гаиләсе күп түгел: бер улы, ике кызы булды. Улы Шәрәфетдин Уфада ахун булды, 1849 елдан башлап Уфа төрмәсендә әгъза булып эшләгән. Атасына күп вакыт булышкан. Габделвахид мөфти сары белән авырып 1862 елда Уфада вафат була.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габделхак Саматов. Милләтебездә Ислам дине. Өченче мөфти — Габделвахид. Б. 50–51.