Навасард уеннары
Навасард уеннары |
Навасард уеннары (әрмән телендә: Նավասարդյան խաղեր) — Борынгы Әрмәнстанда популяр милли бәйрәм, аның үзәк элементы булып борынгы әрмән календаре буенча 1 навасардта, ягъни яңа елның нәкъ башында башланган (Григориан календаре буенча 11 августка тәңгәл килә) спорт ярышлары булган[1].
Дини мөсафирлар, крестьяннар, гаскәр, аксөякләр һәм каһиннәр тантаналы колонналар итеп чикләрендә изге Арацани елгасы һәм аның тирәли бәйрәм итүчеләр урнашкан Нпат тавы булган Тарон һәм Багреванд гаварларына (административ берәмлек) килгән. Тау авышлыгында Багаван храм комплексы урнашкан булган, анда тантаналы рәвештә иң олы Ходай Арамазд һәм Анаитка бүләкләр тәкъдим ителгән булган.[1]. Бәйрәмнәр белән беррәттән корбан чалу, сый, сунар булган. Бу көннәрдә кагыйдә буларак атнасына бер узган Навасард уеннары оештырылган булган. Уеннар кысаларында атлетлар йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә, фехтование, көрәш, йодрык сугышлары, җәядән ату, чабыш һәм башка спорт төрләре буенча ярышканнар һәм милли җырлар һәм биюләр җырланган булган[1].