Наталья Линден

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Линден latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Туу датасы 1887
Үлем датасы 4 сентябрь 1963(1963-09-04)
Һөнәр төре галим
Бүләкләр
Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены

 

Наталья Агап кызы Линден (1887 ел — 1963 ел 4 сентябрь) — Россия галим-сейсмологы, совет сейсмологиясенә нигез салучыларның берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1887 елда Нократ губернасының Шуна авылында крестьян гаиләсендә туган.

Авыл мәктәбен, ике сыйныфлы училищены һәм Нократ хатын-кыз гимназиясен (1905) тәмамлый. 1905 елда Бестужев югары хатын-кыз курсының физика-математика факультетына (Санкт-Петербург) укырга керә, аны 1912 елның маенда тәмамлый.

Фәннәр академиясенең сейсмология бүлегендә эшли, аннары ул СССР Фәннәр академиясенең сейсмология институты итеп үзгәртелә.

Беренче совет сейсмик станцияләрдә сейсмик аппаратура урынлаштыруда катнаша. 1920-че еллар башыннан ССРБ сейсмик станцияләр челтәренең җаваплы телесеймик бюллетень төзүчесе.

А. Я. Левицкаяның Кырым-Кара диңгез регионының һәм Линден Наталья Агап кызының Арктика һәм Урта Азиянең сейсмология күренешләре буенча хезмәтләре, сейсмология белән районның геологиясе арасында элемтә турында сорау куярга һәм җир тетрәүле регионда барган тектоник процеслар элемтәсе итеп карарга мөмкинлек бирә. Халык хуҗалыгы максатында кулланылган системалаштыру карталары аларның тикшеренүләренең практик сөземтәсе булып тора.

Физика-математика фәннәре кандидаты.

1963 елның 4 сентябрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- Ленин ордены (1953)[1].

- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (10.06.1945)

Басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Каталог глубокофокусных землетрясений по данным сейсмической сети СССР за 1909—1944 годы. Москва изд-во и 2-я тип. Изд-ва АН СССР 1947
    • О землетрясении 20 XI 1933 г. в Баффиновом заливе и распределении сейсмических очагов в Арктике [Текст] / Н. В. Райко, Н. А. Линден. О сейсмичности Арктики / Д. И. Мушкетов ; Н. В. Райко, Н. А. Линден. — М. : Изд-во АН СССР, 1935. — 15 с. + 1 вкл. л. — (Труды Сейсмологического института / АН СССР ; № 61).
    • Саваренский Е. Ф., Линден Н. А., Массарский С. И. Землетрясения Туркмении и Ашхабадское землетрясение 1948 г.// Изв. АН СССР. Сер.геофиз.1953.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вестник Академии наук СССР, Том 10, Академия наук СССР, 1953

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Изв. АН ССРБ, серия Геофизика 1964, No 2, 260 (Некролог)