Эчтәлеккә күчү

Наталья Поклонская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Поклонская latin yazuında])
Наталья Поклонская
Россия Федерациясенең
Кабо-Вердедагы Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе
Вазыйфага керешкән
2021 елның 13 октябре
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Владимир Соколенко
VII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты
Вазыйфада
2016 ел – 2021 ел
Кырым Республикасы прокуроры
Вазыйфада
2014 ел – 2016 ел
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Дәвамчысы Андрей Фомин (в.б.)
Олег Камшилов
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 март 1980(1980-03-18) (44 яшь)
СССР, Украина ССР, Ворошиловград өлкәсе, Перевальск районы, Михайловка
Сәяси фирка фиркасез
Җефет Иван Николаевич Соловьёв[d]
Белем Украинаның Харьков эчке эшләр милли университеты (Евпатория филиалы);
РФ прокуратура университеты
РФ ЭЭМ дипакадемиясе

Наталья Владимир кызы Поклонская (1980, Кырым өлкәсе) — 18 март, 1980 ел, Михайловка авылы, Ворошиловград өлкәсе, УССР, СССР) — баштарак Кырым, Украина, соңрак Россия дәүләт эшлеклесе, юрист. 2021 елның 13 октябреннән Россия Федерациясенең Кабо-Вердедагы Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе. 2016―2021 елларда Дәүләт Думасы депутаты (VII чакырылыш).

Наталья Владимир кызы Поклонская Думада

2014 елның 11 мартынннан Кырым Җөмһүриятенең беренче прокуроры. 11 мартка кадәр Украина прокуратурасы хезмәткәре. 2014 елның 25 мартыннан Россия Федерациясе Кырым Җөмһүрияте прокуроры вазифаларын башкара. 2016 6 октябрьгә кадәр. Юстиция дәүләт 3 класслы киңәшчесе (2015).[1]

РФ иң яшь генералы.

Кайчакта бик сәер гамәлләр ясавы билгеле, мәсәлән Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган Үлемсез полк чарасында Россиянең соңгы императоры Николай II сурәте белән чыга. Мәдәният ирегенә каршы чыгып, күренекле режиссер Учитель төшергән "Матильда" дигән фильмны тыярга чакыра.

Аның ике бабасы да Бөек Ватан сугышында һәлак булган, әбисе алман оккупациясендә чыдап яшәгән. Ата-анасы — пенсионерлар, Кырымда торалар.

Гаиләсе: аерылган, кызын тәрбияли. Фортепианода уйный, рәсем ясарга ярата.

Прокурор хезмәтенә керү сәбәпле чыгыш ясаганнан соң Наталья Поклонская бөтен дөньяда, аеруча Япониядә дан казана (Натальянең тышкы күренеше япон аниме матурлык стандартына туры килә). "Кырымда нәрсә булганын аңламыйбыз, ләкин Наташаны яклыйбыз, ул чибәр" — дип яза япон ирләре блогларында. Пәрәвездә Натальянең күп һәвәскәр сурәтләре, видеоклиплары, аның турында җырлар бар.

Фан-арт галереясе (Викискладта барлык сурәтләр)
 
 
 
 
 
 
Файл:Natalia Poklonskaya by drsmolev — Наташа (42378403).png
 
Файл:Natalia Poklonskaya by drsmolev — General Prosecutor of the Crimea (42309100).png
 
 
  1. http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001201506110019?index=3&rangeSize=1