Неймеген
Неймеген | |
---|---|
![]() | |
Ил | Нидерланд |
Координатлар | 51°50'51"N, 5°51'45"E |
Башлык | Hubert Bruls[d] |
Телефон коды | 0481, 024 |
Кардәш шәһәрләр | Олбани (Нью-Йорк)[2][3], Газиантеп, Псков һәм Сучжоу[d] |
Неймеген (нид. Nijmegen, алман. Nimwegen, лат. Noviomagus, исп. Nimega[4], фр. Nimègue) — Нидирланның Гелдерланд правинсәсендә урнашкан шәһәр.
Җәгъәрафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр Ваал елгасы буенда, илнең көнчыгыш өлешендә, Алмания чигендә урнашкан. Климаты диңгез.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1 нче гасырда римлылар тарафыннан нигезләнә. 5 нче гасырдан Франклар дәүләте составында; Бөек Карл дәверендә аның резиденциясе булып торган. 9 нчы гасырдан Лотарингия, 10 нчы гасрыдан Изге Рим империясе составында. 1230 елда шәһәр статусы бирелә. 1247 елда түләнмәгән бурычлар бәрабәренә Гелдерн графы кулына күчә. 1407 елдан Неймеген – Һанза берлеге әгъзасы. 1543 елдан Һабсбурглар биләмәләре составында. Нидирлан инкыйлабыннан соң Үтрехт униясе составында. 1581 елда испаннар тарафыннан басып алына, 1591 елда Нассау Морицы гаскәрләре шәһәрне сугышып кайтарып ала. 1672-1678 еллардагы Һолландия сугышы барышында фраснуз әрмесе тарафыннан басып алына, шәһәрдә шушы сугышка чик куйган Нимвеген килешүләренә кул куела. 1815 елда Нидирлан кыйраллыгы составында. 1944 елда шәһәр инглиз-америка авиациясе тарафыннан бомбага тотылып зур зыян күрә.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1815[5] | 1830[6] | 1840[6] | 1849[6] | 1859[6] | 1869[6] | 1879[6] | 1889[6] | 1899[6] | 1909[6] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
13 326 | ↗17 734 | ↗21 182 | ↗21 218 | ↗21 641 | ↗23 031 | ↗24 971 | ↗32 089 | ↗42 756 | ↗54 803 |
1920[6] | 1930[6] | 1947[6] | 1960[6] | 1971[6] | 1980[6] | 1990[6] | 2000[6] | 2010[6] | 2012 |
↗66 911 | ↗81 716 | ↗105 921 | ↗131 593 | ↗150 229 | ↘147 346 | ↘145 782 | ↗153 705 | ↗164 223 | ↗165 127 |
1 гый 2017 | 1 гый 2017[7] | 1 гый 2018[7] | 1 гый 2019[7] | 1 гый 2020[8] | |||||
↗175 002 | ↘173 556 | ↗175 948 | ↗176 731 | ↗177 659 |
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Икътисад нигезе – хезмәт күрсәтү сферасы; машиналар төзү, химия, кәгазь сәнәгатьләре предприятияләре да бар.
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Неймеген – зур транспорт төене. Шәһәр аша үтә торган автомобиль һәм тимер юллары аны көнбатышта Ранстад агломерациясе белән, төньякта Арнем, Апелдорн, Зволле шәһәрләре белән, көнчыгышта Түбән Рейн-Рур агломерациясе шәһәрләре белән (Алмания) белән, көньяк һәм көньяк-көнбатышта Һертогенбос, Венло, Маастрихт белән тоташтыра.
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ http://en.sistercity.info/sister-cities/Albany%2C%20New%20York.html
- ↑ https://albanykid.com/sister-cities-albanys-caribbean-twin/
- ↑ http://www.wikilengua.org/index.php/Topónimos_de_Países_Bajos
- ↑ https://datasets.iisg.amsterdam/dataset.xhtml?persistentId=hdl:10622/RPBVK4
- ↑ 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 6,10 6,11 6,12 6,13 6,14 6,15 6,16 6,17 https://easy.dans.knaw.nl/ui/datasets/id/easy-dataset:76773/tab/2
- ↑ 7,0 7,1 7,2 https://opendata.cbs.nl/statline/#/CBS/nl/dataset/70072NED/table?dl=2096B
- ↑ (unspecified title) — Үзәк статистика бирасы.