Траян
Марк Ульпий Нерва Траян Marcus Ulpius Nerva Traianus | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Marcus Ulpius Nerva Traianus |
Туган | 5 сентябрь 53 Бетика, Испания |
Үлгән | 8 август 117 (63 яшь) Селикус, Киликия |
Үлем сәбәбе | апоплексия[d][1] |
Күмү урыны | Колонна Траяна[d] |
Ватандашлыгы | Рим |
Һөнәре | Рим императоры |
Җефет | Помпея Плотина[d][2] |
Балалар | Адриан[d] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Ульпия Марциана[d][6] |
Хәрби дәрәҗә | legat һәм император[d] |
|


Марк Ульпий Нерва Траян яки Траян (tat. lat. Trayan, лат. Marcus Ulpius Nerva Traianus) (53-117) - Борынгы Рим императоры 98-117 елларда, гаскәр башлыгы, Антонин нәселеннән. Хәрби трибун. Траян хакимлегендә Рим империясе иң зур биләмәләренә килеп җиткән.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Траян Испаниянең аксөяге нәселеннән чыккан. Император Домициан хакимлегендә Траян Өске Алманиядә хезмәт итә башлаган. Хәрби борылыш нәтиҗәсендә Домицианның алмашка килүчесе - Нерва - гаскәрдә бик популяр башлыкны - Траянны үзенең варисын итеп билгеләгән.
Траян 97 елдан Өске Алманиянең җирле башлыгы. Рейн елгасында алманнарга каршы уңышлы сугышкан.
98-117 - Рим императоры. Агрессив һөҗүмчән тышкы сәясәтен, буйсындыру сугышларын үткәргән. Аның хакимиятендә Рим империясе иң зур биләмәләренә килеп җиткән.
Дакияне һәм Аравияне буйсындыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Траян 101-102 һәм 105-106 сугышлары нәтиҗәсендә даклар җирләрен буйсындырган - Дакия провинциясенә әйләндергән, соңрак Набагей патшалыгын буйсындырган - Аравия провинциясенә әйләндергән.
Парфияне, Әрмәнстанны, Месопотамияне буйсындыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Парфия патшалыгына каршы сугыш нәтиҗәсендә 114-117 елда Траян патшалыкның башкаласын Ктесифон алган, Бөек Әрмәнияне һәм бөтен Месопотомияне Фарсы култыгына кадәр буйсындырган.
Үткәрелгән сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Траян үзәкләштерү сәясәтен үткәргән, кол биләүче аксөякләрен бергә туплап ныгыткан, аларның вәкилләре санын Сенатта арттырган, провинциядә яшәгән кешеләргә Римның ватандашы хокукларын биргән.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кориолан
- Сулла
- Цезарь
- Траян валлары(рус.)тат.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- М. Грант. «Римские императоры»
- К. Крист. «История времён римских императоров от Августа до Константина»
- С. И. Ковалёв. «История Рима», гл. VII
- Шадрина В. Ю. 2005: Идеологическая политика императора Траяна: ее сущность, особенности и значение: Авт. дисс… к.и.н. М.
- Ю. А. Колосовская. Война Траяна с Даками // Рим и мир племен на Дунае I-IV вв. н.э. — М.: Наука, 2000.
- ↑ http://www.empereurs-romains.net/emp14.htm
- ↑ Любкер Ф. Plotina // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
- ↑ 3,0 3,1 Мудрый А. X. Estoria de España
- ↑ 4,0 4,1 Colmenares D. d. Historia de la insigne Ciudad de Segovia y compendio de las historias de Castilla — 1637.
- ↑ 5,0 5,1 Juan de Contreras y López de Ayala Boletín de la Real Academia de la Historia, Boletin de la Real Academia de la Historia / Real Academia de la Historia — Madrid. — ISSN 0034-0626; 2386-530X
- ↑ Любкер Ф. Ulpii // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.