Нидерландлар тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нидерландлар тарихы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Нидерландларда кешеләр соңгы Боз чорыннан башлап яшәгән дип санала. Кеше эшчәнлегенең иң борынгы эзенә 100 мең ел. Беренче кешеләр аучылар булганнар һәм шулай ук азык-төлек җыеп гомер кичергәннәр.

Римлылыр килгәндә, Нидерландларда алман кабиләләре яшәгән(тубантлар, канинефатлар һәм фризлар монда инде безнең эрага кадәр 600 елларда ук килгәннәр). Рим империясе вакытында Нидерландларның көньяк өлеше римлылар контроле астында булган.

Урта гасырларда Аскы илләр (хәзерге Нидерландлар һәм Бельгия) Изге Рим империясенә кергән төрле графлык һәм герцоглыклардан торган. XVI гасырда Габсбурглар нәселе ярдәмендә алар бер дәүләткә берләштерелгән. Испан патшасы Филипп II дәүләтне үзәкләштерергә тырышкан, ләкин Вилһелм I Оранлы җитәкчелегендә башланган инкыйлаб ахыр чиктә дәүләтнең бәйсезлеген игълан итүгә китергән. Рәсми рәвештә бу бәйсезлек бары Сиксәнъеллык сугыштан соң гына танылган (1568–1648 еллар).

XIX гасыр башында, француз оккупациясе беткәч, Нидерландлар Оран нәселе җитәкчелегендәге патшалыкка әйләнделәр. 1830 елда Бельгия рәсми төстә Нидерландлардан аерылып чыккае һәм бәйсез патшалык булган. Ә Люксембург бәйсезлекне 1890 елда алган. Либераль сәясәтчеләр басымы астында 1848 елда дәүләт конституцион монархиягә һәм парламент демократиясенә әйләнгән. Әлеге сәяси халәт, фашист оккупациясе чорын санамыйча, хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Нидерландлар нейтралитетны сакладылар, ләкин Икенче дөнья сугышы вакытында 5 ел дәвамында Алмания көчләре астында булдылар. Алман оккупациясе вакытында Роттердам һөҗүмгә дучар булды, аның нәтиҗәсендә шәһәрнең мәркәзе тулысынча җимерелде.

Сугыштан соң ил Америка Кушма Штатлары ярдәме белән шактый тиз үсә башлады. Шуңа күрә Нидерландлар индустриаль дәүләт булып китте. Индонезия һәм Суринам, элеккеге колонияләр,сәяси бәйсезлек алдылар. Индонезия, Төркия, Марокко, Суринам илләреннән иммиграция көчле булу сәбәпле, Нидерландларда мөселман халкы саны нык артты.

1957 елда Нидерландлар Аурупа Берлегенең нигез салучылары арасында булды. Ләкин 2005 елда Аурупа Конституциясе буенча референдумда Нидерландлар халкының күпчелеге ризасызлык белдерде.