Ники Лауда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ники Лауда latin yazuında])
Ники Лауда
Туган телдә исем алман. Niki Lauda
Туган 22 февраль 1949(1949-02-22)[1][2][3][…]
Вена, Союздашлар тарафыннан оккупацияләнгән Австрия[d][1]
Үлгән 20 май 2019(2019-05-20)[1][3][4][…] (70 яшь)
Сүрих, Швейцария[5]
Күмү урыны Хайлигенштадтское кладбище[d]
Ватандашлыгы  Австрия
Һөнәре Формула-1 узышчысы, очучы, эшкуар, спортивный директор
Эш бирүче Lauda Air[d] һәм Мерседес[d]
Җефет Marlene Knaus[d] һәм Birgit Wetzinger[d]
Балалар Матиас Лауда[d][6], Lukas Lauda[d][6][6], Christoph Lauda[d][6][6], Mia Lauda[d][6][6] һәм Max Lauda[d][6][6]
Ата-ана
Спорт такымы әгъзасы Марч[d], BRM[d], Феррари[d], Брэбэм[d] һәм Макларен[d]

 Ники Лауда Викиҗыентыкта

Андреас Николаус (Ники) Лауда (алман. Andreas Nikolaus «Niki» Lauda; 1949 елның 22 феврале, Вена, Австрия2019 елның 20 мае, Цюрих, Швейцария) — Австрия автоузышчысы, Формула-1 классында өч тапкыр дөнья чемпионы. Спорт менеджеры, RTL алман телеканалы комментаторы, автоузышлар буенча эксперт, Формула-1 Mercedes AMG командасының башкарма булмаган директоры (ингл. Non-executive chairman).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ники Лауда Венада бай гаиләдә туа[7]. Автоузышлар белән иртә мавыгып, ул Аурупа «Мини» сериясендә дебют ясый[8], аннары Ви Формуласында[9], Порше һәм Шеврон серияләрендә чыгыш ясый башлый[10]. Никиның гаиләсе аның автоспорт белән мавыгуын бүлешми һәм аңа финанс ярдәменнән баш тарта[11]. Аның карьерасы бик уңышлы үсмәгән. Лауда банктан 30 000 фунт стерлингка кредит ала һәм 1971 елгы сезонга Формула-2дә чыгыш ясаган «Марч» командасында урын ала[12]. Формула-2дә уңышлы чыгыш ясаганнан соң, Никиның таланты команда хуҗасы Робин Херд тарафыннан билгеләнә һәм Лауда шулай ук Формула-1дә чыгыш ясарга чакырыла. 1972 ел сезонында Ники Формула-2 һәм Формула-1 узышларында катнаша. Формула-2дә команда көндәшлелеккә әзер машина булса да, 1972 елгы сезон Формула-1дә начар була. 1973 елның сезонына тагын бер банк кредиты ала һәм үзенә BRM командасында урын сатып ала. Ул тиз була һәм аерым эпизодларда югары нәтиҗәләр күрсәтә, әмма команданы уңышсызлыклар эзәрлекләгән.

1974 елда Феррари Лауда белән 1974 ел сезонына контракт төзи. Бу Никига үз бурычларын түләргә җитәрлек акча түләү мөмкинлеге булган беренче сезон.

«Феррари»да карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лауда Ferrari 312 T2 йөртә, 1976 ел

Үзенең Феррари өчен дебют ярышында Аргентина Гран-приында, Лауда икенче урынны яулый. Формула-1дә беренче җиңү, шулай ук 1972 елдан башлап Феррари өчен беренче җиңү аларга өч узыштан соң, Испания Гран-приында була. 1974 ел сезонында тугыз поул яулап (шуларның алтысы рәттән), тәҗрибә җитмәү һәм Феррари машиналарының җитәр-җитмәс ышанычлылыгы булмау сәбәпле ул тагын бер тапкыр гына җиңә ала (Нидерланд Гран-приенда). Сезон нәтиҗәләре буенча чемпионатта дүртенче урынны ала.

1975 елгы сезон Лауда өчен начар башлана — беренче дүрт ярышта ул бишенче урыннан югарырак күтәрелә алмый. Ләкин соңыннан, яңа Феррари 312Т да чыгыш ясый башлагач, ул биш узышның дүртесен ота. Сезонның соңгы узышында да АКШ Гран-приын отып, Ника Лауда беренче тапкыр дөнья чемпионы була.

1976 ел сезонында Лауда беренче алты узышта дүрт тапкыр җиңү яулый һәм ике тапкыр икенче урынны ала. Бөекбритания Гран-приында бишенче җиңү яулагач, ул якындагы көндәше Джеймс Хантның очколары саны буенча ике тапкырдан артыкка узган була.

Ники Лауда машинасы һәлакәттән соң утта.

Әмма Нюрбургта озын трассада узган Алмания Гран-приында Ники Лауда җитди авариягә эләгә. Узышның икенче әйләнешендә Лауда машинасы трассадан чыга, киртәгә бәрелә, яна һәм кире трассага оча, анда Брет Ланджер югары тизлектә Лауда машинасына бәрелә.

Лауда 1982 елда.

Лауда ике узышны уздырып, авариядән соң алты атна узгач, узышка әйләнеп кайта. Авария вакытында алынган шрамнары кызыл Parmalat кепкасы белән каплый башлый.

«Брэбем»га күчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 һәм 1979 еллар сезоннарында Ники Лауда ул вакытта Берни Экклстоун хуҗасы булган Брэбем командасы өчен чыгыш ясый. Бу сезоннарда ул шактый нәтиҗәләргә ирешә алмый. 1978 ел сезонында Лауда, ике җиңү яулап, чемпионатта дүртенче урынны яулый. 1979 елгы сезон тулысынча уңышсыз була, даими техник проблемалар аркасында Лауда чемпионатта нибары 4 очко җыя ала. 1979 елда Канада Гран-приы алдыннан Лауда узышчы карьерасының тәмамлануы турында игълан итә.

«Макларен» командасы белән узышка кайту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елның кышында Ника Лауда Макларен өчен берничә тест үткәргән. Команданың төп иганәчесе, бренд Мальборо, шулай ук аның кандидатурасын хуплаган, һәм Макларен Лауда белән контрактка кул куя. Сезон нәтиҗәләре буенча ул 30 очко белән чемпионатта нибары бишенче урынны ала.

Үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 20 маенда Лауда авырудан соң калган катлауланулардан үлә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Le « Robot » Niki Lauda, triple champion du monde de formule 1, est mort
  2. Discogs — 2000.
  3. 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе
  4. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  5. 5,0 5,1 F1 star Niki Lauda's family reveal he died surrounded by close relatives at Swiss clinic days after he was hospitalised for dialysis
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 6,7 6,8 Deutsche Nationalbibliothek Record #118570102 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. Niki Lauda – Facts, Biography, & Crash.
  8. Obituary: Niki Lauda, 1949-2019. Motorsport Magazine.
  9. Niki Lauda passes away: All you need to know about the Austrian Formula One legend who defied death on the tracks. First Post.
  10. Obituary: Niki Lauda, three-times F1 World Champion who recovered from horrific accident. Herald Scotland.
  11. Niki Lauda has sadly passed away. Top Gear.
  12. Vale: Niki Lauda. Auto Action.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]