Николай Бусленко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Бусленко latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Бусленко
Туган 15 февраль 1922(1922-02-15)[1]
Ржыччив, Киев өязе[d], Киев гөбернәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы
Үлгән 28 февраль 1977(1977-02-28) (55 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР
Күмү урыны Введен зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Бөек Питер ис. СБРГ хәрби академиясе[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре математик
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] (1960)
Могила академика Николая Бусленко.JPG
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] (1960)
Фәнни җитәкче: Ляпунов, Алексей Андреевич[d]

Николай Пантелеймонович Бусленко (1922-1977) - Совет галиме-математигы, техник фәннәр докторы (1960), профессор (1962), СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1966) [2] .

Кибернетиканың комплекслы проблемалары буенча СССР Фәннәр академиясенең Фәнни Советы Президиумы әгъзасы. Бусленконың күп санлы үзара бәйләнешле очраклы факторлар тәэсире шартларында эшләүче катлаулы системаларны ЭВМ-да модельләштерү буенча әсәрләре билдәлелек ала; аннан соңгы хезмәтләре зур системаларны сан һәм сыйфат ягынан тикшереүләрнең машина ысулларына багышланган. Н. П. Бусленко СССР Фәннәр академиясеның «Программирование» журналын булдырыусы һәм редакторы була.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдәге Введенское зиратындагы Бусленко кабере.

1922 елның 15 февралендә Киев өлкәсенең Ржищев шәһәрендә туган.

1940 елның сентябреннән Кызыл Армиядә хезмәт итә. Ленинград артиллерия училищесын тәмамлаган (1941).

1941 елның июненнән 1945 елның маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул Ленинград, Көнбатыш һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугыша. Ул туп артиллерия полкының батарея командирыннан гаубицалы артиллерия бригадасы батальоны командирына тиклем күтәрелә.

1952 елда Ф. Е. Держинский исемендәге Артиллерия академиясен тәмамлаганнан соң, реактив снарядларның очыш теориясе һәм аэродинамикасы кафедрасында укытучы булып калдырыла. 1955- нче елда СССР Оборона Министрлыгының 1-нче Исәпләү үзәгенең фәнни житәксече (СССР Оборона Министрлыгының Компьютер үзәге) А.И. Китов Бусленконы бу яшерен фәнни-производство үзәгенә өлкән фәнни хезмәткәр вазыйфасына чакыра. А. И. Китов үзенең талантлы хезмәткәренә яҡшы мөнәсәбәттә була, аны инде бер елдан лаборатория башлыгы (1956), ә тиздән математик модельләштерү бүлеге башлыгы итеп билгеләп куя.

1960 елда Бусленко СССР Оборона Министрлыгының Компьютер Үзәге башлыгы урынбасары, шулай ук СССР Оборона Министрлыгының 45 нче Үзәк фәнни тикшеренү институты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1965-нче елда полковник Бусленко Оборона Министрлыгының ЦНИИ 27 МО башлыгы итеп билгеләнә (элеккеге СССР Оборона Министрлыгының Компьютер үзәге, 01168 хәрби часе), анда ул якынча ике ел эшләй.

Гомеренең ахырына кадәр Бусленконы А.И.Китов белән фәнни һәм үзара хөрмәтле дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Аерым алганда, Бусленко Китовның глобаль компьютер челтәре ярдәмендә бөтен ил икътисадына идарә итү өчен СССР-да Берләшкән дәүләт компьютер үзәкләре челтәрен (EGSVT) булдыру турында проектына ышанган яклаучы була (проект 1959-нчы елда КПСС Үlзәк Комитетына Н. С. Хрущевка тәкъдим ителә).

Алтмышынчы еллар ахырында МФТИДӘ Бусленко җитәкчелегендә катлаулы системалар белән идарә итү һәм математик модельләштерү өлкәсендә бурычлар белән шөгыльләнүче кафедра төзелә.

1968-1977 елларда ул СССР Радио Сәнәгать Министрлыгының Автоматик аппаратура фәнни-тикшеренү институты лабораториясен җитәкләй. 1972-1977 елларда И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының аның туры катнашуы белән булдырылган гамәли математика һәм информатика кафедрасын җитәкләй.[3] .

Мәскәүдә яшәй, 1977 елның 25 февралендә үлә, Мәскәүдә Введенка зиратында (25 нче участок) җирләнгән[4] .

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены(1943),

- Кызыл Йолдыз ордены (1943, 1956),

- Кызыл Байрак ордены (1944, 1945),

- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1975)

- медальләр [5]

- СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1986, үлгәннән соң).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. П. Бусленко - 60-тан артык басманың, шул исәптән 8 монографияның авторы һәм автордашы.

Иң мөһим хезмәтләре:

  • Моделирование систем массового обслуживания на ЭВМ (1961)
  • Моделирование производственных процессов на ЭВМ (1964)
  • [6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бусленко Николай Пантелеймонович // Отечественная электронная вычислительная техника. Биографическая энциклопедия / сост. С. А. Муравьёв. — М.: Столичная энциклопедия, 2014. — С. 33. — 400 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-903989-25-6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]