Николай Маркин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Маркин latin yazuında])
Николай Маркин
Туган телдә исем Николай Григорий улы Маркин
Туган 21 май 1893(1893-05-21)
Русский Сыромяс авылы, Городище өязе, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлгән 1 ноябрь 1918(1918-11-01) (25 яшь)
Пәнҗәр авылы яныныда Чулман елгасы, РСФСР
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия империясе
Һөнәре солдат
Катнашкан сугышлар/алышлар Русия ватандашлар сугышы
Хәрби дәрәҗә кәмисәр[d]

 Николай Маркин Викиҗыентыкта

Николай Григорий улы Маркин (рус. Николай Григорьевич Маркин) (21 май 18931 октябрь 1918) — Ватандашлар сугышында катнашкан кеше, Идел хәрби флотилиясен оештыручы, комиссар.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Маркин 1893 елның 9 маенда Пенза губернасы Городище өязе Русский Сыромяс[1] битсәсендә крестьян гаиләсендә туа.

1910 елда, язу-сызу әйберләре кибетендә эшләгәндә бернче мәртәбә кулга алынган.

1914 елда Маркин Балтыйк флотына алына, анда ул өйрәнү мина отрядында унтер-офицерлыкка күтәрелә.

1916 елда РКП (б)га керә.

Февраль инкыйлабының актив катнашучы. Кронштадтагы РСДРП (б) комитетының, Кронштадт советының һәм Балтыйк флотының диңгезчеләреннән Петроград советында әгъзасы булган. I Советлар съездының делегаты, БҮБК әгъзасы.

Октябрь инкыйлабында катнашкан. Аннан соң Чит ил эшләре халык кәмисәриятендә эшләгән.

1918 елның июньдә Маркин Нижгарга Идел хәрби флотилияне төзү бурычы белән җибәрелгән. 1918 елның сентябрьдә десант төшерү һәм Казанны алу операциясе белән җитәкчелек иткән.

1918 елның 1 октябрендә Чулманда, Пәнҗәр авылы янында разведка үткәрү вакытында «Ваня» канонер көймәсендә артиллерия засадасына эләккән. Судно суга баткан һәм Маркин судно белән һәлак булган.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ почта маркасы, 1968 ел.
  • Русский Сыромяс авылына Маркино исемен куштылар; 1967 елда авылда аның хәрмәтенә һәйкәл куелган.
  • Иделнең теплпоходлардан берсе Маркин исемен йөрткән («Память тов. Маркина», 1912—1991 елларда эшләгәгән.). 1912—1919 ул «Багртаион» исемен йөрткән.
  • Хәрби кораблар Маркин исемен йөрткәннәр:
    • Кораллы парахут «Товарищ Маркин» (1918 елга кадәр — «Добрый»)[2].
    • Кораллы парахут «Товарищ Маркин» (1919 елга кадәр — «Слуга Покорный»)[3]
    • Эсминец «Маркин» [4] (1923 елга кадәр — «Войсковой»)
  • Нижгарда аның исемен мәйдан һәм балалар клубы йөртәләр.
  • Выборгта хәрби часть территориясендә Маркинга һәйкәл тора.
  • 1968 елда ССРБ початсы Маркинга бгышланган почта маркана чыгарылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. хәзер — Сосновоборск районының Маркино авылы (Пенза өлкәсе)
  2. http://www.kalanov.ru/nazvaniya-korablej-revolyucii-i-grazhdanskoj-vojny/(үле сылтама)
  3. http://militera.lib.ru/h/shirokorad_ab3/20.html
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-02-23, retrieved 2012-02-22 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[1]