Николай Носов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Носов latin yazuında])
Николай Носов

Н.Н. Носов (1908-1976)
Туу датасы: 23 ноябрь 1908(1908-11-23)
Туу урыны: Киев
Үлем датасы: 26 июль 1976(1976-07-26) (67 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү
Милләт: рус
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1938-1976
Юнәлеш: балалар әдәбияты
Жанр: хикәя, повесть, роман
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Затейники» хикәясе (1938)
Премияләр: Сталин премиясе (1952)
РСФСР дәүләт премиясе (1969)
Бүләкләр: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Николай Носов, Николай Николай улы Носов, рус. Носов Николай Николаевич (1908-1976) — рус совет балалар язучысы. Белмәмеш (рус. Незнайка) турында язган китаплары белән танылу алган. 3 нче дәрәҗә Сталин премиясе (1952), Н.К. Крупская исемендәге РСФСР дәүләт премиясе (1969) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908 елның 10 (23) ноябрендә Киевта цирк артисты гаиләсендә туган. Киев өлкәсенең Ирпень шәһәрендә гимназия (1917 елдан соң җидееллык мәктәп) (1924), Киев сәнгать институтының 2 курсын, аннан Мәскәүгә күчеп, Мәскәү кинематография институтын (ВГИК, 1932) тәмамлаган.

Ирпень шәһәрендә бетон заводында, Буча шәһәрендә кирпеч заводында эшләгән.

1932-1951 Мәскәүдә фәнни, уку-укыту һәм мультипликацион фильмнар режиссеры булып эшли.
Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия өчен хәрби-техник фильмнар әзерләүдә катнаша.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елдан «Мурзилка» журналында балалар өчен беренче «Затейники» хикәясе басыла. Иҗат белән ныклап сугыштан соңгы елларда шөгыльләнә башлый. 1945 елда «Детгиз» нәшрияты «Тук-тук» исемле беренче хикәя җыентыгын чыгара. 1952 елда «Витя Малеев мәктәптә һәм өйдә» китабы (1951) 3 нче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүләкләнә. Балалар өчен язган әсәрләре буенча нәфис фильмнар һәм мультфильмнар төшерелгән.

Белмәмеш маҗаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ Банкы акчасы. 2 сум. 2008 ел

Белмәмеш турында язган китаплары белән танылу ала.

  • «Винтик, Шпунтик һәм тузан суырткыч»
  • 1953 «Белмәмеш маҗаралары»
  • 1958 «Белмәмеш Йолдызлы шәһәрендә»
  • 1964 «Белмәмешнең Айга сәяхәте»

Белмәмешнең һәркемгә таныш сурәтен рәссам Алексей Лаптев (19051965) иҗат итә[1].
«Белмәмешнең яңа маҗаралары»н язучының оныгы Игорь Петрович Носов дәвам итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда язучының 100 яшенә багышлап, РФ Үзәк банкы 2 сумлык көмеш юбилей акчасы чыгарган[2]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]