Эчтәлеккә күчү

Николай Чемберджи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Чемберджи latin yazuında])
Николай Чемберджи
Туган 24 август 1903(1903-08-24)[1]
Пушкин, Санкт-Петербург губернасы, Россия Империясе
Үлгән 22 апрель 1948(1948-04-22)[2] (44 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Левина, Зара Александровна[d]
Балалар Валентина Чемберджи
Ата-ана

Чемберджи Николай Карпович (24 август 1903 ел — 22 апрель 1948 ел) — совет композиторы. Тәүге башкорт операсы «Карлыгач»ның авторы. Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944). Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1946).

Николай Карпович Чемберджи 1903 елның 24 августында Царское Селода (хәзерге Пушкин шәһәре) туган. Атасы — Карп Владимирович Чемберджи Император Гали җәнапләренең лейб-табибы булып хезмәт итә. Карл Владимировичның хатыны композитор А. А. Спендиаровның кыз кардәше Валентина Афанасьевна була.

Малайга ике яшь булганда, әнисе Валентина Степановна мәрхүм була. Шуннан соң атасы улын Кырымга мәрхүм хатынының композитор туганы Александр Афанасьевич Спендиаровның гаиләсенә озата. 1917 елда Николай Чемберджи Мәскәүгә китә, анда башта тапер булып йөри, шуннан Мәскәү консерваториясенә керә һәм А. Н. Александровның композиция классын тәмамлый. Үзәк эшче яшьләр театрының («ТРАМ») дирижеры була[3].

Чемберджи ПРОКОЛЛ (Мәскәү консерваториясе студентларының җитештерү коллективы) әгъзасы була. Күмәк башкару өчен җырлар, маршлар яза[4]. Бөек Ватан сугышы чорында Уфада тәүге башкорт операсы «Карлыгач»ны иҗат итә. 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Н. К. Чемберджи — зур симфоник оркестр өчен күп санлы әсәрләр авторы, алар арасында — «Таҗик сюитасы», «Молдаван сюитасы», «Әрмәнстан» симфониясе, «Сон Дрёмович» балеты[5]. Чемберджиның А. В. Нежданова башкаруындагы «Улыбка» дигән җыры бик популяр була.

Н. К. Чемберджи җәмәгать эшчәнлегенә күп вакытын бүлә, СССР Музыка фондын оештыруда актив катнаша, СССР Композиторлар берлегендә җаваплы вазифалар били.

Н. К. Чемберджи 1948 елның 22 апрелендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.

Хатыны — пианист һәм композитор Зара Александровна Левина; кызы — филолог Валентина Чемберджи.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — 3-нче кыллы квартет өчен
  • Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944)
  1. ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
  2. ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
  3. ↑ Вся Москва: адресная и справочная книга на 1930 год.
  4. ↑ «Есть на Волге утёс», «Красный Кавказ (марш для духового оркестра)», «За донские просторы (Казачья строевая)».
  5. ↑ Был поставлен автором либретто К.
  • Г. Поляновский Н. К. Чемберджи. М.—Л., 1947 — 48 с.;
  • Г. Поляновский Третий струнный квартет Н. К. Чемберджи;
  • Г. Поляновский Живое наследие композитора. — МЖ,1963, № 17;
  • Чемберджи В. Н. В доме музыка жила. — М.: Аграф, 2002.