Нина Дорошина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нина Дорошина latin yazuında])
Нина Дорошина
Туган телдә исем рус. Нина Михайловна Дорошина
Туган 3 декабрь 1934(1934-12-03)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Лосиноостровск
Үлгән 21 апрель 2018(2018-04-21) (83 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү
Күмү урыны Пәтницки зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү театр институты[d]
Һөнәре кино һәм театр актрисасы, театр педагогы
Эш бирүче Современник[d] һәм Мәскәү театр институты[d]
Җефет Олег Даль[d]
Бүләк һәм премияләре РСФСР халык артисты Хөрмәт ордены (РФ) Дуслык ордены (РФ)

Нина Дорошина, Нина Михаил кызы Дорошина (рус. Нина Михайловна Дорошина, 1934 елның 3 декабре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Лосиноостровск — 2018 елның 21 апреле, РФ, Мәскәү) — РФ кино һәм театр актрисасы, РСФСР халык артисты (1985). 1981 елдан Б. Щукин исемендәге театр институты укытучысы, профессор. Владимир Меньшовның «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр» (рус. Любовь и голуби) фильмында баш рольдә уйнап, танылу ала.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның 3 декабрендә Мәскәү өлкәсенең Лосиноостровск шәһәрендә [1] туган. Әтисе Ростокино мех комбинатында тирегә бәя куючы булып хезмәт иткән. Әтисенең хезмәтенә бәйле, Бөек Ватан сугышы елларын гаилә Иранда уздырган. Әтисе югары гаскәриләр киеме өчен каракүл сайлап ала торган булган. Нина Иранда фарсы һәм төрки телләрен камил үзләштерә.

Б. Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаган (1956, Вера Львова һәм В. И. Москвин курсы). 1958 елда Мәскәүнең «Современник» театры сәхнәсендә «Шатлык эзләгәндә» (рус. В поисках радости) спектаклендә Олег Табаков белән беренче чыгыш ясый. 1981 елдан Б. Щукин исемендәге театр институты укытучысы.

1957 елкинодагы дебюты — Михаил Котолазовның «Беренче эшелон» (рус. Первый эшелон) фильмында бандитның дус кызы роле.

1984 елда Владимир Меньшовның «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр» (рус. Любовь и голуби) фильмында Нина ролендә (баш роль) уйнап, танылу ала.

2010 елдакинодагы соңгы роле — Денис Евстигнеевның «Гаражлар» телесериалында уйный.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1970 РСФСР атказанган артисты
  • 1985 РСФСР халык артисты
  • 1983 Бөтенсоюз театр фестиваленың беренче премиясе — «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр» спектаклендәге роле өчен.
  • 2007 «Елның хатын-кыз йөзе» (рус. Женское лицо года) премиясе — «Заяц love story» спектаклендәге роле өчен.
  • 2006 Хөрмәт ордены (РФ)
  • 2010 Дуслык ордены (РФ)

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I ире (1963 елдан) — актер Олег Даль.
II ире (2004 елга кадәр) — театрда ут кую остасы Владимир Ишков. Балалары булмаган[2]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хәзер Мәскәү шәһәренең Бабушкин һәм Лосиноостров районнары
  2. Анна Братчикова. Нина Дорошина все наследство завещала младшему брату. vokrug.tv