Нәргиз Мөхәммәди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәргиз Мөхәммәди latin yazuında])
Нәргиз Мөхәммәди
Туган телдә исем фар. نرگس صفیه محمدی
Туган 21 апрель 1972(1972-04-21) (51 яшь)
Иран, Зәнҗан устаны, Зәнҗан
Ватандашлыгы Иран Иран
Әлма-матер Имам Хомәйни исемендәге Халыкара университет[d]
Һөнәре инженер-физик, журналист, хокук яклаучы
Эш бирүче Defenders of Human Rights Center[d][1]
Җефет Таги Рахмани
Балалар Али, Киана
Бүләк һәм премияләре Тынычлык өчен Нобель премиясе

 Нәргиз Мөхәммәди Викиҗыентыкта

Нәргиз Мөхәммәди, Нәргиз Сафие Мөхәммәди (фар. نرگس صفیه محمدی, 1972 елның 21 апреле, Иран, Зәнҗан устаны, Зәнҗан) ― Иранда кеше хокуклары өчен көрәшүче җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы. 2023 елгы Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Нобель премиясе комитеты аңа бүләкне «Иранда хатын-кызларны җәберләүгә каршы көрәшүе һәм кеше хокукларын һәм ирекләрен алга сөрүе өчен» биргән[2].

Нәргиз Мөхәммәди ― Нобель тынычлык премиясе лауреаты (2003) Ширин Эбади җитәкчелегендәге Хокук яклаучылар үзәге вице-президенты[3] [4].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 21 апрелендә Иранның Зәнҗан устаны административ үзәге Зәнҗан шәһәрендә туган[5]. Көрдстан устаны Корве шәһристанында, Әлбурз устаны үзәге Кәрәҗ шәһәрендә, Көнбатыш Азәрбайҗанның Үшнәвийә шәһәрендә яшәгән.

Казвин устаны үзәге Казвин шәһәрендәге Имам Хомәйни исемендәге Халыкара университетны[d] «физика» буенча тәмамлаган һәм инженер белгечлеге алган. Уку вакытында студентлар газетасына хатын-кызлар хокукларын яклап мәкаләләр яза һәм «Мәгърифәтле студентлар төркеме»нең ике җыелышында кулга алына[5][6]. Шулай ук альпинистлар төркемендә актив була, ләкин соңрак аңа сәяси эшчәнлеге аркасында альпинистлар походларында катнашу тыела[5].

Аннары реформаларга юнәлдерелгән берничә газетада журналист булып эшли һәм «Реформалар, стратегия һәм тактика» дип аталган сәяси очерклар китабын бастыра[6]. 2003 елда Нобель тынычлык премиясе лауреаты Ширин Эбади җитәкчелегендәге Кеше хокукларын яклаучылар үзәгенә кушыла; соңрак әлеге оешманың вице-президенты була[5][3].

1999 елдан Иран режимы Нәргиз Мөхәммәдине 13 тапкыр кулга алган, 5 тапкыр гаепле дип табып, барлыгы 31 ел төрмәгә һәм 154 тапкыр камчы белән кыйнауга хөкем иткән.

Нәргиз Мөхәммәди әле дә төрмәдә утыра[7].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елда журналист-реформатор Таги Рахманига[d] (фар. تقی رحمانی) кияүгә чыга, озак та үтми ул беренче тапкыр кулга алына. Рахмани 14 ел төрмәдә утырганнан соң, 2012 елда Франциягә күченә, әмма Мөхәммәди хокук яклау эшчәнлеген дәвам итү өчен Иранда кала[5][3][6]. Таги белән Нәргизнең игезәк балалары (Али һәм Киана) бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Iranian human rights activist Narges Mohammadi awarded 2023 Nobel Peace Prize — 2023.
  2. Нобелевскую премию мира присудили иранской правозащитнице Наргес Мохаммади. ВФокусе Mail.ru, 6.10.2023
  3. 3,0 3,1 3,2 Kamali Dehghan, Saeed (2012-04-26). Iranian human rights activist Narges Mohammadi arrested (en). әлеге чыганактан 2012-06-15 архивланды. 2012-10-31 тикшерелгән.
  4. Saeed Kamali Dehghan (26 April 2012). Iranian human rights activist Narges Mohammadi arrested. The Guardian.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Muhammad Sahimi (2012-05-10). Nationalist, Religious, and Resolute: Narges Mohammadi (en). PBS. әлеге чыганактан 2012-06-29 архивланды. 2012-10-31 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 6,2 Narges Mohammadi, from Iran, recepient [sic] of the international Alexander Langer award 2009 (en). Alexander Langer Foundation (2009-06-18). әлеге чыганактан 2012-06-15 архивланды. 2012-10-31 тикшерелгән.
  7. Press release. In: nobelprize.org (abgerufen am 6. Oktober 2023).
  8. Helljesen, Vilde (2023-10-06). Se hvem som får Nobels fredspris 2023.
  9. «Женщины. Жизнь. Свобода». Нобелевская премия мира присуждена иранской активистке за права женщин Наргиз Мохаммади. Русская служба Би-би-си (2023-10-06).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]