Озын Алан (тыюлык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озын Алан (тыюлык) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Озын Алан, Долгая Поляна
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Тәтеш районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Почта индексы 422392
Русча топонимы Долгая Поляна
Озын Алан, алпавыт Молоствовлар утары

Озын Ялан (Пирем крае) белән бутамаска

Озан Алан (Чуашстан Республикасы) белән бутамаска

Озын Алан (рус. Долгая Поляна) -Татарстан Республикасы Тәтеш районының Монастырское авылы җирлегендә урнашкан комплекслы табигать һәм тарих-архитектура паркы (2000).[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иделнең уңъяк ярындагы Тәтеш таулары калкулыгының көнчыгыш битендә (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан. Тәтештән төньяк-көнчыгышка - 14 км, Казаннан көньякка - 80км, Болгардан көньяк-көнбатышка - 10 км. Уртача -континенталь климат. Һава торышының уртача температурасы - 4,7 °C.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына буйсына. Гомуми мәйданы 400 га чамасы. Парк тарихи истәлекләр урыны булу белән беррәттән фәнни-тикшеренү эшләре алып бару һәм ял итү урыны, эстетик һәм мәгърифәти-экологик әһәмияткә ия. Парк Иделнең уңъяк яр битендәге киңъяфраклы урман һәм урман аланнарын, Озын Алан авылы территориясен, алпавыт Молоствовлар утарын һәм 19 йөзнең икенче яртысында готика стилендә төзелгән алпавыт йортын, карагай, юкә һәм каен аллеяләрен, экзотик агачлар һәм куаклыкларны үз эченә ала. Озын Алан республикадагы иң көчле энергетикалы зоналарның берсе булып тора. Ул уфологлар һәм экстрасенсларның эзләнү-тикшеренү урыны да.[2]

Флора[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парк территориясендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең күп булуы үзенчәлекле: төрле кыңгырау чәчәкләр, энҗе чәчәк, рус күк чәчәге, каз тәпие, дала сливасы, дала чиясе, урман әрекмәне һәм башкалар. 2012 елның августында биредә Россиякүләм әһәмияткә ия булган чыршы-тере табигать һәйкәле ачыла. [3]

Фауна[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монда киңъяфраклы урманнарда яшәүче хайваннар очрый. Барлыгы 2 төр җир-су, 3 төр сөйрәлүче, 87 төр кош, 22 төр имезүче хайван булуы билгеләнелә. Алар арасыннан махаон, үлән бакасы, әрлән-аккойрык, яшел тукран, чал тукран, кондыз, ак куян, кыр кәҗәсе, зур кушаяк һәм башкалар сирәк очрый торган һәм саклана торганнарга керәләр.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ
  • Постановление кабинета Министров Республики Татарстан от 07.07.2000 №486Об организации историко - архитектурного и природного парка "Долгая Поляна" на территории Тетюшского района/
  • Экологический Гид по зеленым уголкам Республики Татарстан

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт калыплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]