Октай Зүлфүкаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Октай Зүлфүкаров latin yazuında])
Октай Зүлфүкаров
әзери. Oqtay Zülfüqarov

О.К. Зүлфүкаров (1929-2016)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Октай Кадыйр угълы Зүлфүкаров

Туу көне

31 май 1929(1929-05-31)

Туу урыны

Бакы

Үлү көне

31 август 2016(2016-08-31) (87 яшь)

Үлү урыны

Бакы

Җирләнгән:

Шәрәфле каберләр аллеясе[d] һәм Бакуда II Шәрәфле җирләү аллеясе[d]

Эшчәнлек еллары

19512016

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Азербайджан Азербайджан

Һөнәрләр

композитор

Кораллар

виолончель, фортепиано

Жанрлар

балалар өчен музыка

Коллективлар

Азәрбайҗан балалар филармониясе

Хезмәттәшлек

Бакы курчак театры

Бүләкләр

IMDb

ID 5745462

Октай Зүлфүкаров, Октай Кадыйр угълы Зүлфүкаров, әзери. Oqtay Qədir oğlu Zülfüqarov (1929 елның 31 мае, Бакы2016 елның 31 августы, шунда ук) — композитор, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1972), Азәрбайҗанның халык артисты (2000). Балалар өчен язылган күп санлы музыка әсәрләре авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 31 маенда Бакыда туган. Әтисе Г. Хаҗибәков оештырган Беренче төрки музыка мәктәбендә гобойда уйнарга өйрәнгән, әнисе флейта сыйныфы буенча музыка мәктәбен бетергән. Музыка сөюче гаиләдә тәрбияләнсә дә, 16 яшендә генә музыка мәктәбенә (Яков Мюллерның виолончель сыйныфы) укырга керә. Сәләтле егет җидееллык виолончель курсын ике елда уза. 18 яшендә Асаф Зәйналлы исемендәге Азәрбайҗан музыка укуханәсенә (Александр Шварцның виолончель сыйныфы) күчә. Бакы дәүләт консерваториясен (К. Караевның композиторлык классы) (1958) тәмамлаган.
Озак еллар Бакы курчак театры сәнгать җитәкчесе, Бакы балалар филармониясе директоры булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Зәйналлы исемендәге Азәрбайҗан музыка укуханәсенең 3нче курсында укыганда балалар өчен җырлар яза башлый. Беренче язган җыры — Н. Ганҗәле сүзләренә язылган «Пионервожатый» (Пионер әйдәманы) җыры. Г. Хаҗибәков исемендәге Бакы консерваториясендә укыганда виолончель өчен прелюдияләр, фортепиано өчен пьесалар, балалар өчен һәм популяр җырлар иҗат итә. Кара Караев һәм Гозәер Хаҗибәков киңәше белән балалар өчен музыка яза башлый. 20 ел эчендә балалар өчен 500 музыка әсәре (уен җырлары, көнкүреш җырлары, бишек җырлары, маршлар, табышмаклар, тизәйткечләр) язган. Күп җырларның сүзләре авторы да үзе була.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Оркестр һәм виолончель өчен концерт
  • Симфоник поэмалар («Галәмдә өермә», «Билгесез солдат истәлегенә»)
  • Кантаталар («Кеше һәм вакыт»)
  • Симфония («Сумгает»)
  • Кыллы квартет
  • Симфоник оркестр һәм хор өчен «Фиркагә мәдхия» одасы
  • Скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен трио
  • Сөләйман Рөстәм сүзләренә романслар шәкеле
  • Фөзүли сүзләренә «Ике газәл»
  • Балалар өчен «Али-Баба һәм 40 карак», «Сихерле алма» балетлары (либретто үзенеке)
  • Балалар өчен «Мәче һәм чыпчык» опера-әкияте (Т. Илчен либреттосы)
  • Балалар өчен «Шаян бәтиләр» опереттасы (Р. Хәйдәр либреттосы)
  • Курчак театры спектакльләренә музыка

Балалар өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен җырлары (Т. Илчен сүзләренә «Әтәч», «Санагыч», «Чыпчык»; А. Шаикъ сүзләренә «Туп белән уен»), бишек җырлары (Т. Илчен сүзләренә «Йокла, курчагым», Й. Хәсәнбәков сүзләренә «Курчагым авырды»), көнкүреш (хезмәт) җырлары (Й. Хәсәнбәков сүзләренә «Кечкенә ашчы», «Тарлан һәм Мастан», «Мин машина йөртәм», Т. Илчен сүзләренә «Мин кем»), лирик җырлар («Минем розам», «Әбекәй»), патриотик җырлар (Т. Илчен сүзләренә «Минем значогым», «Туган як», А. Шаикъ сүзләренә «Ныграк кычкырт, быргычы») һ.б. иҗат иткән.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Минем беренче җырларым. Бакы, 1961.
  • Телефон. Бакы, 1964.
  • Мәче һәм чыпчык.Бакы, 1965.
  • До,ре, ми, фа, соль, ля, си (пионер җырлары). Бакы, 1966.
  • Балалар өчен җырлар. Бакы, 1972.
  • Свирель. М., 1972.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • кызы Зөләйха, киноактриса, ВГИК тәмамлаган (АКШта яши)
  • кызы Ләйлә, театр режиссеры. Балачакта әтисенең җырларын башкарып, танылу ала.
  • улы Җаһангир, композитор.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1972 Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2000 Азәрбайҗанның халык артисты
  • 2003 Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Они пишут для детей. Портреты советских композиторов. М.: Советский композитор, 1978.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]