Олег Лундстрем урамы (Казан)
Внешний вид
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Район | Идел буе районы |
Олег Лундстрем урамы (рус. улица Олега Лундстрема) — Казанның Идел буе районы Примавера коттеджлы бистәсендә урнашкан урам. Урамга исем Кытайдан кайтып, 1947-1957 елларда Казанда яшәгән һәм джаз музыкасы өлкәсендә иҗат иткән композитор, джазмен, эстрада дирижеры, РСФСР халык артисты, шәрәфле фән докторы Олег Леонид улы Лундстрем (1916-2015) хөрмәтенә Казан шәһәре башкарма комитетының 2017 елның 17 апрелендәге 1 339нчы санлы карары буенча бирелгән.
Почта индексы 420064.
Оренбург тракты буенча Казан һава аланына барганда Примавера коттеджлы бистәсе Усадка барып җиткәнче сул якта юл өстендә кала. Виктор Деринг урамы белән кисешә. Параллель урамнар: Рудольф Нуриев урамы, Шаһиәхмәт Алкин урамы.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В Казани появились улицы Олега Лундстрема и Виктора Деринга. 2018 елның 12 февраль көнендә архивланган. «Вечерняя Казань», 09.02.2018
- Карта
- Постановление исполнительного комитета Казани № 1339 от 17 апреля 2017 года. ИА «Татар-информ»
- География джаза в Казани: улица Лундстрема и переезд фестивалей Ольги Скепнер и Валерия Короткова. Портал Джаз.ру, 01.09.2017
- Карта 2gis.ru