Павел Пезаровиус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Пезаровиус latin yazuında])
Павел Пезаровиус
Туган 17 (28) февраль 1776
Валмиера, Рига өязе[d], Рижская губерния[d], Россия империясе
Үлгән 2 (14) июль 1847 (71 яшь)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Күмү урыны Смоленск лүтеран зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Ена үнивирситите[d]
Һөнәре мөхәррир, филантроп

Павел Павлович Перович (алман. Paul Wilhelm von Pomian de Pesarovius[1]; 1776 елның 28 феврале, Вольмар — 1847 елның 14 июле, Санкт-Петербург) — филантроп, «Рус инвалиды» хәйрия гәзитенә нигез салган беренче мөхәррир, Санкт-Петербургтагы «Котып йолдыз» масон ложасы әгъзасы (1809-1810).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вольмар шәһәрендә балтыйк немецлары гаиләсендә туган. Аның атасы танылган лютеран теологы була. Йена университетында курс тәмамлаган. Законнар төзү комиссиясендә һәм юстиц-коллегиядә хезмәт иткән. Пезаровиус 1812 елгы Ватан сугышыннан Санкт-Петербургка әйләнеп кайткан сугыш корбаннарына, чирлеләргә һәм яраланганнарга ярдәм итәргә тели. Шул ният белән, бер нинди акча һәм билгеләнгән планы булмаган көе, Павел Помиан-Пезаровиус «Рус Инвалиды» гәзитен чыгара башлый, ягъни, чыгымнарга киткәнен тотып калып, басманың бөтен килемен «сугыштан зәгыйфләнеп кайткан инвалидларга, салдатларның тол катыннарына һәм җитемнәргә ярдәм итүгә куллануны максат итә». Александр Иванович Плюшар гәзите нәшер итүне үз яуаплыгынан ала, һәм гәзитнең башлангыч саны 1813 елның 1 февралендә дөнья күрә. Пезаровиус гәзитне үзенең мәкаләләре белән генә диярлек тутырган. Беренче ай азагында ук редакциягә 2160 сум акча керә. Пезаровиус, үзенең хезмәткәре-цензоры аркасында, хәрби хәрәкәтләр театры хәбәрләрен башка гәзитләрдән иртәрәк урнаштыра, һәм укучы «Рус инвалиды» басмасы белән кызыксына, гәзиткә язылу нык арта. Пезаровиус кулына кергән гаять зур корбан 1813 елда аны инвалидлар капиталы оештыруга этәрә, бер ел үтүгә ул 395 000 сум тәшкил итә. Пезаровиус бу капиталны 1814 елда Александр I оештырган һәм Павел Павловичны аның әгъзасы итеп тәгаенләгән ярлылар комитетына тапшыра[2]. Гәзитне мөхәррирләү 1821 елга кадәр дәвам иткән, һәм шул арауыкта Пезаровиус комитетка 1032424 сум тапшырган. 1833 елда Пезаровиус Санкт-Петербург инҗил консисториясенең президенты итеп тәгаенләнгән. Шул арада, «Рус инвалиды» гәзитенең йөкмәткесе начарлангач, 1830 елдан ул яңадан Пезаровиуска күчә, һәм ул вафатына кадәр бу җаваплы бурычны иңендә күтәрә.

Яшерен советник чинында вафат була. Санкт-Петербург шәһәрендәге Смоленск лютеран зыяратында җирләнә.

Масон ложаларында катнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ригада «Кече җиһанга» «Zur kleinen Welt» (1791) масон ложасы әгъзасы була. Санкт-Петербургта ложа әгъзасы: «Котып йолдыз» (1809-10) һәм «Пеликан» (Баба кош) ложалары әгъзасы була,1810 елда «Астория» бөек ложасы (1818-1819) күрсәтүе буенча урындык остасы вазифасына сайлана. Варшавада 1818-1819 елларда «Бөек Казимир» һәм «Даими гыйбадәтханә» ложаларының мактаулы әгъзасы була.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Рус инвалиды"нда матбугат мәкаләләреннән башка Петровичның хезмәтләре:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Justizrat Paul Wilhelm von Pomian de Pesarovius (Bakunina. S. 412f.; Feßler, Rückblicke Pilgerschaft, S. 352)
  2. Александровский комитет о раненных 2017 елның 13 март көнендә архивланган.: