Пасаргад

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пасаргад latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пасаргад
(борынгы шәһәр)
ابی - panoramio.jpg
фарсы پاسارگاد
Урнашу урыны Иран,

Фарс останы

Идарә иткән нәсел Бөек Кир
Дәвер Ахәменид дәүләте
Нигезләнгән БЭК 546
ЮНЕСКО мирасы 2004 елдан

Пасаргад (фарсы پاسارگاد‎, «Фарсы бакчасы») — борынгы фарсы шәһәре, Ахәменид дәүләтенең беренче башкаласы. Иранның Фарс останында, Персеполь шәһәреннән 87 км, Шираз каласыннан 130 км ераклыкта урнашкан. 2004 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегендә кертелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БЭК 546 елда Бөек Кир үз башкаласы Пасаргадка нигез сала.

Соңрак Дарий I Персеполь шәһәрен төзи һәм шунда башкаласын күчерә.

Археологик зонада Кир төрбәсе, үрдә урнашкан Толп-е-тахт кирмәне, ике патша сарае хәрәбәләре һәм чахар багх (дүрт дәрәҗәле) стилендәге бакчалар керәләр. Мигъмари зона 1,6 кв.км. били.

Пасаргад шәһәре көчле җир тетрәүне чыдар өчен төзелгән.

Кир төрбәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәшһүр патша Кир II төрбәсе БЭК VI гасырда төзелгән, алты баскычлы пирамида булып күренә, түбәсендә бер керү белән йорт төрендәге төрбә урнаштырылган.

БЭК IV гасырда Искәндәр Зөлкарнәйн Фарсы илен яулап алганнан соң төрбә мәсхәрәләнгән: бөтен алтын, көмеш урланган. Искәндәр талаучыларны үтерергә кушкан.

Гарәпләр Фарсы илен басып алганда бу төрбәдә пәйгамбәр Сөләйманның әнисе күмелгән дип риваять килеп чыккан.

Җосер пирамидасы белән бергә Кир төрбәсе Ленин төрбәсе өчен үрнәк булып торган, аның буенча мигъмар Щусев Кызыл мәйданда Ленин төрбәсен төзегән.

Кир төрбәсе янында фарсы-элам-вавилон чөй язуында "Мин - Куруш, патша Ахәмәнид" тексты бастырылган.

Кайбер тикшерүчеләр бу төрбә Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе булганын саныйлар.

Сиван буасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда төзелә башлаган Сиван буасы Пасаргад шәһәренә зур янаулар тудырырга мөмкин. Тарихчылар һәм мигъмарлар карашы буенча әлеге буа борынгы һәйкәлләргә зур зыян китерә алыр яки бөтенләй суга батыр.

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]