Петр I утравы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петр I утравы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Петр I утравы
Küste der Peter-I.-Insel in der Bellingshausensee 1994.jpg
...хөрмәтенә аталган Piter I
Халык саны Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1929 Edit this on Wikidata
Җәгърафия
АТБ Антарктик килешү территориясе
Мәйдан 243 дүрткел киламитер
ДДӨБ 1640 метр Edit this on Wikidata
Сулык Море Беллинсгаузена
Координатлар 68.85°S 90.5833°W Edit this on Wikidata
Озынлык 18,5 киламитер Edit this on Wikidata


Петр I утравы (норв. Peter I Øy) — Тын океанның көньяк өлешендә кеше яшәми торган утрау. Антарктидадан 400 км ераклыкта урнашкан. Норвегия утрауны үз биләмәләр составына кертә, әмма Антарктика турында килешү Антарктиканың нинди дә булса районда нинди дә булса дәүләтнең суверенитетын танымый.[2]

Утрау төньяктан көньякка 19 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 11 кмга сузылган. Иң биек ноктасы — Ларс Кристенсен пигы (1640 м). Килеп чыгышы ягыннан вулканик утрау, күбесенчә базальтлардан төзелгән. Утрауның 95% өлеше бозлыклар белән капланган.

Утрауны 1821 елның 11 гыйнварында Фаддей Беллинсһаузен җитәкчелегендәге экспедиция кәшеф иткән. Утрауга беренче булып 1929 елда норвеглар килеп төшкәннәр. Алар утрау өстендә Норвегия байрагын беркетеп куялар һәм утрауны Норвегия территориясе дип игълан итәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Peter I Øy // Norsk Polarinstitutt.(норв.)(Тикшерелгән 4 март 2014)
  2. http://www.lawrussia.ru/texts/legal_383/doc383a284x473.htm