Эчтәлеккә күчү

Пешаварда террор гамәле (2023 ел)

34°00′47″ т. к. 71°33′34″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пешаварда террор гамәле (2023 ел) latin yazuında])
Пешаварда террор гамәле
Рәсем
Дәүләт  Пакьстан
Административ-территориаль берәмлек Пишавәр
Сәгать поясы PKT[d]
Урын Пишавәр
Вакыт мизгеле 30 гыйнвар 2023
Яраланганнар саны 170
Үлүчеләр саны 61
Җинаятьчеләр саны 1
Җинаятьче Джамаат уль-Ахрар[d][1] һәм Техрик Талибан-и-Пакистан[d]
Карта
 Пешаварда террор гамәле Викиҗыентыкта

Пешаварда террор гамәле (урд. پشاور مسجد پر حملہ) ― 2023 елның 30 гыйнварында Пешавар шәһәренең (Пакистан Ислам Җөмһүриятенең Хайбер-Пахтунхва провинциясе) шигый мәчетендә көндезге өйлә намазы вакытында террорчы – үз-үзен үтерүче тарафыннан кылынган террор гамәле. [2][3] Шартлаткыч шартлау нәтиҗәсендә, ким дигәндә 81 кеше һәлак булган һәм 170тән артык кеше яраланган. [4][5][6]

XX гасыр ахырында һәм XXI гасыр башында Төньяк-Көнбатыш Пакистан еш кына исламчылар һөҗүмнәренә дучар була. 2004 елда аларның һөҗүмнәре фетнәгә әверелә. [7] Пешаварда элек тә террор гамәлләре булып торган, шул исәптән 2013[en], 2015[en] һәм 2022[d] елларда шигый мәчетендә булган. [8]

Террор гамәле Пакистан Ислам Җөмһүриятенең Хайбер-Пахтунхва[d] (2010 елга кадәр ― Төньяк-Көнбатыш чик буе) провинциясенең административ үзәге Пешавар шәһәренең шигый мәчетендә өйлә намазы вакытында булган.

Шигый мәчете хәвеф-хәтәрдән куркынычсызлыкны тәэмин итү булдырылган көчле комплекста урнашкан, ул үз эченә провинциаль полиция штаб-фатирын һәм терроризмга каршы көрәш бүлеген ала. [9]

Террорчы – үз-үзенә кул салучы күп санлы баррикада, полиция хезмәткәре яныннан уза алган. [10] Өйлә намазы вакытында мәчет эчендә 300дән 400гә кадәр полиция хезмәткәре дә булган. [11][12]

Намаздагыларның беренче рәтендә утырган кеше киеменә яшерелгән шартлаткычны эшләтеп җибәргән, дип фаразлана. Көчле шартлаудан мәчет диварының бер өлеше җимерелгән һәм дога кылучылар өстенә төшкән. [10] 80нән артык кеше һәлак булган, [13][14] ике тапкыр күбрәк кеше яраланган; зыян күрүчеләрнең 90 % ы – полиция хезмәткәре. [9]

Ун яралы авыр хәлдә Пешавардагы Леди Ридинг хастаханәсенә китерелгән. [15]

Террорчы – үз-үзенә кул салучының шәхесе ачыкланмаган.[16]

Мөнәсәбәт белдерү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Талибан

Шартлау көнендә бер генә төркем дә террор гамәле өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган, әмма һөҗүм Пакистан талибаннары[d] тарафыннан башкарылган булырга мөмкин, дип фаразлана. [17] Террор һөҗүменнән соң ук Пакистан Талибанының түбән дәрәҗәдәге ике түрәсе мәчеткә һөҗүм Омар Халид Хорасанины үтергән өчен үч алу булган, дип белдергән. [8] Соңрак төркем үз вәкиле аша торрор гамәлендә үзенең катнашы булуын кире каккан. [8][18]

Пакистан

Пакистан премьер-министры Шаһбаз Шәриф[d] һөҗүмне тәнкыйть итә, «террорчылык ислам белән туры килми һәм бөтен Пакистан террорга каршы чыга», дип белдерә. [19] Илнең элекке премьер-министры Имран Хан[d], шартлауны тәнкыйть итеп: «террорчылык куркынычы белән көрәшү өчен разведка мәгълүматларын җыюны яхшыртырга һәм полиция көчләрен тиешенчә коралландырырга кирәк», дип әйтә.[20]

Пакистанның кайбер танылган шәхесләре, аерым алганда, Хәмзә Али Аббаси, Нәсим Шаһ, Кәмран Әкмал, Мөхәммәт Хафиз, Әхмәт Шаһзад, Бабар Азам, Аднан Сиддики, Саба Камар шартлауны тәнкыйть итә. [21]

Дөнья реакциясе

АКШның Исламабадтагы илчелеге һөҗүм корбаннары гаиләләренең кайгысын уртаклашкан. [22]
Европа Берлеге, һөҗүмне каты тәнкыйтьләп, вафат булучылар өчен кайгыра һәм яраланганнарның тизрәк савыгуын тели. [23]
Согуд Гарәбстаны тышкы эшләр министрлыгы үз иленең «гыйбадәт кылу урыннарына һөҗүм итүне, кешеләрне куркытуны һәм гаепсез кан түгүне кире кагуын һәм террор алдында Пакистанга теләктәш булуын» белдерә. [24]
Канада премьер-министры Джастин Трюдо: «Канадалылар Пешаварда дин тотучыларга карата коточкыч террор һөҗүмен каты тәнкыйть итә», дип белдерә. [25]

  1. https://www.longwarjournal.org/archives/2023/01/pakistani-taliban-kills-scores-in-mosque-bombing-in-peshawar.php
  2. Ahmad, Jibran. Suicide bomber kills 59 in Pakistan mosque used by police (ингл.), Reuters (2023-01-30). 31 гыйнвар 2023 тикшерелде.
  3. У Пакистані стався теракт у мечеті: 28 людей загинуло, 150 поранено (uk). әлеге чыганактан 2023-01-31 архивланган. 2023-01-31 тикшерелгән.
  4. Mehsud, Sophia Saifi,Rhea Mogul,Saleem (2023-01-31). Death toll from blast in Pakistan mosque rises to at least 100 as country faces 'national security crisis' (en). 2023-01-31 тикшерелгән.
  5. Hayat, Sirajuddin | Arif (2023-01-30). 59 killed, 157 injured in blast at Peshawar Police Lines mosque (en). 2023-01-31 тикшерелгән.
  6. Death toll from blast in Pakistan mosque rises to at least 100 as country faces ‘national security crisis’
  7. Lieven, Anatol (2017). «Counter-Insurgency in Pakistan: The Role of Legitimacy». Small Wars & Insurgencies 28: 166–190. DOI:10.1080/09592318.2016.1266128.
  8. 1 2 3 Mehsud, Sophia Saifi, Saleem (2023-01-30). Pakistani Taliban claims responsibility for mosque blast that killed more than 40 people (en). 2023-01-30 тикшерелгән.
  9. 1 2 Rescue operation continues after Pakistan blast that killed 92 (31 січня 2023).
  10. 1 2 Ahmed, Jibran. Suicide bombing at mosque in Pakistan kills 59, targeted police, Reuters (30 січня 2023).
  11. Pakistan mosque blast: Police targeted in attack that kills 59 (30 січня 2023).
  12. Pakistan mosque blast: Police targeted in attack that kills 59 (30 січня 2023).
  13. Кількість загиблих від теракту у Пакистані зросла до 59 (uk). әлеге чыганактан 2023-01-30 архивланган. 2023-01-31 тикшерелгән.
  14. Теракт у мечеті в Пакистані: кількість загиблих різко зросла (uk). әлеге чыганактан 2023-01-31 архивланган. 2023-01-31 тикшерелгән.
  15. Теракт в Пакистане: взрыв в мечети в Пешаваре унес жизни 17 человек (видео)
  16. North-west Pakistan in grip of deadly Taliban resurgence (en) (2023-01-31). 2023-01-31 тикшерелгән.
  17. Pakistan mosque bombing: Dozens dead and injured as suicide bomber hits mosque full of police (en-US).
  18. North-west Pakistan in grip of deadly Taliban resurgence (en) (2023-01-31). 2023-01-31 тикшерелгән.
  19. Pakistan mosque blast: At least 28 killed after an explosion in Peshawar (en-GB), BBC News (2023-01-30). 30 гыйнвар 2023 тикшерелде.
  20. Suicide bomber kills 20, wounds 96 at mosque in NW Pakistan (en-US), The Washington Post (2023-01-30). 30 гыйнвар 2023 тикшерелде.
  21. Pakistan celebrities condemn attack on Peshawar mosque (2023-01-30).
  22. Breaking: At Least 90 Injured In Blast Inside Peshawar Mosque In Pakistan (en). 2023-01-30 тикшерелгән.
  23. Breaking: At Least 90 Injured In Blast Inside Peshawar Mosque In Pakistan (en). 2023-01-30 тикшерелгән.
  24. Saudi Arabia condemns suicide attack on Pakistan mosque (en) (2023-01-30). 2023-01-30 тикшерелгән.
  25. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified. (ингл.)

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]