Подагра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Подагра latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Подагра
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Тамчы
Возраст манифестации взрослый возраст манифестации[d]
Зыян китерә кеше
Саклык белгечлеге внутренние болезни[d] һәм ревматология[d]
Симптомнар артралгия[d][1], joint effusion[d][1], Эритема[d][1] һәм swelling[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Аллопуринол[2][3], Ибупрофен[2][3], probenecid[d][2], Индометацин[d][2][3], сулиндак[d][2], Напроксен[d][2][3], Сульфинпиразон[d][2], Ацетилсалицилат кислотасы[2], febuxostat[d][3], диклофенак[d][3], Колхицин[d][3] һәм Pegloticase[d][3]
Генетик бәйләнеш SLC2A9[4], ABCG2[d][5] һәм HPRT1[d][6]
Способствовавшим фактором является генетика[7], диет[d][7] һәм Симерү[7]
Таралганлык 0,015 ± 0,005[8]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/gout[9]
ICD-9-CM 274[10][11], 274.0[10][11], 274.00[10][11] һәм 274.9[10][11]
ICPC 2 идентификаторы T92
NCI Thesaurus идентификаторы C34650[11]
Commons-logo.svg Подагра Викиҗыентыкта

Подагра — пуриннар (хайван һәм үсемлек күзәнәкләре составындагы органик матдә) алмашы бозылуга бәйле хроник авыру һәм организмда бәвел кислотасы туплану, буыннарга яки буын яны тукымаларына уратлар (сидек кислотасы тозлары) җыелуы белән характерлана.

Сидек кислотасының күп ясалуы, аның организмнан аз бүленеп чыгуы авыру барлыкка килүнең төп сәбәбе булып санала. Тофуслар ясалу, икенче төрле әйткәндә, зарарланган урыннарда кристаллар туплану хроник подагра өчен төп сәбәп булып тора.

Җир шарында 0,1 % халык подагра авыруыннан интегә. Авыруларның күбесе (80-90 %) 45 яшьтән узган урта һәм олы яшьтәге кешеләр. Подагра белән авырган ир-атлар һәм хатын-кызлар нисбәте 20:1, ягъни ирләр 20 тапкыр ешрак авырый. Менопаузага кадәр хатын-кызлар подагра белән бик сирәк авырыйлар, мөгаен бу халәт эстрогеннарның бәвел кислотасы бүлеп чыгаруга тәэсир итүенә бәйледер.

Аерым стадияләрдә авыру барышының клиник картинасын карап китик. *Беренче стадиядә кристаллар утырмасы хасил булмаганда, канда бәвел кислотасының микъдары артса да, урат ташлары, артрит, тофуслар һәм нефропатия булмаганлыктан, гиперурикемиянең клиник симптомнары бик сизелми. *Кискен подагра артриты — подаграның икенче стадиясе һәм беренче манифест (ачык) формасы—кисәк кенә авырту синдромы белән башланып китүче артрит. Типик өянәк — аякның бер буыны зарарлана һәм 50 % очракта беренче табан-бармак сөяге буыны. Бик күп вакытта подагра һөҗүме төнлә була. Өянәк вакытында буын кызарып чыга, шешенә, авырту сизелә. Ялкынсыну йомшак тукымаларга күчеп, целлюлит, флебит картинасын формалаштырырга мөмкин. Авыр очракларда тән температурасы күтәрелү күзәтелә. Өянәк берничә көннән берничә атнага кадәр сузыла һәм беткәннән соң, буын нормаль хәленә кайта. *Өянәкләр арасындагы период — подаграның өченче стадиясе — беренче өянәк беткәннән соң, подагра яңа һөҗүм белән сиздерергә мөмкин. Авы­ руларның 7%ы подаграның беренче эпизодыннан соң кабатланучы һөҗүмгә зарланмый. Тик 62 % очракта авыруларга беренче елда подагра өянәге кабат яный. Өянәк булмый торган периодта авырулар зарланмыйлар, тик авыру ләваланмаса, киләсе һөҗүм авыррак уза һәм өянәкара вакыт кыскара. *Авыру көчәю стадиясе. Вакыт узган саен, өянәкләр авыррак — поли­ артрит авыруы вакытындагы кебек булалар. Кайбер авыруларда ремиссия булмый, хроник подагра артриты авыруы барлыкка килә. Бу төр подаграны ревматизм артритыннан аера белү мөһим. *Хроник подагра артриты авырулар дәваланмаганда барлыкка килә һәм подаграның соңгы стадиясе булып санала. Ялкынсынган күзәнәкләр һәм фиброзлы массалар белән урап алынган тофуслар үзләренә урат кристалла- рын туплый. Тофуслар тыгыз, кул белән йөртеп караганда хәрәкәтчән, сор- гылт-алсу яки сары төстә була, җәрәхәтләнгәндә, алардан акбурга охшаш матдә бүленеп чыга. Тофуслар колак яфрагында, зарарланган буыннарда, буын өслекләренең кимерчәкләре астында, беләк сөягенең турайткыч мускул өстендә, терсәк өлкәсендә, үкчә һәм тез асты сеңерләре өстендә табыла. Лаборатор күрсәткечләр: өянәкләр булганда канда лейкоцитоз, югары СОЭ, сидек кислотасы криссталлары булырга мөмкин. Рентген белән тикшергәндә, сөяк кимерчәге астында ачык күренеп торган эрозия — лайлалы тышча яки эпителий кимчелеге барлыгы ачыклана.

Дәвалаганда 6 нчы диета өстәлен билгелиләр. Алкоголь, бигрәк тә сыра эчәргә ярамый. Бавыр, бөер ризыклары ашарга киңәш ителми.

Балыклардан Балтыйк сельде, сардина балыгын, уылдык, вак балыклар ашауны чикләү яхшы, ә менә эре балыкларны ашарга ярый. Сыер ите, дуңгыз, кош итләрен, ит шулпасын, кайбер яшелчәләрне, борчак, гөмбәләр, төсле кәбестә, спаржа, шпинат ашамау хәерле.

Чикләүләрсез ашарга ярый торган ашамлыклар: икмәк, боткалар, көрпәләр, май, маргарин, кофе, чәй, шоколад, тәмләткечләр, шикәр (тик аның гәүдә авырлыгын арттыруын онытмагыз), сөт продуктлары — сөт, каймак, сыр. Бу исемлеккә шулай ук барлык җиләк-җимешләр, алардан әзерләнгән соклар, яшелчәләрдән бәрәңге, салат, кәбестә, кыяр, кабак, суган, кишер, чөгендер, редис, сельдерей керә.

Дарулар белән дәвалауда колхицин мөһим урын алып тора, аны артрит бет­ кәнчегә кадәр, сәгать саен 0,5 мг эчәргә кушалар (тәүлегенә 6-8 мг). Подагра артриты өянәге булганда тынычлык кирәк. Буынны салкынча бәйләвеч белән урыйлар. Индометацин, ибупрофен, напроксен, пироксикам препаратларын зур дозаларда билгелиләр. Бу даруларны куллану олы яшьтәге кешеләрдә бавыр һәм бөер авырулары булу-булмауга бәйле рәвештә, саклык таләп итә. Гематологик һәм онкологик авыруларны цитостатик һәм нурланыш ысуллары белән дәвалаган очракта барлыкка килгән икенчел подаграны аллопуринол даруы билгеләп дәвалыйлар. Подагра авыруы башлангыч чо­ рында ук ачыкланып, вакытында дәва чаралары куллану уңай нәтиҗә бирә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Chen L. X., Schumacher H. R. Gout: an evidence-based review // Journal of Clinical Rheumatology: practical reports on rheumatic and musculoskeletal diseaseLippincott Williams & Wilkins, 2008. — ISSN 1076-1608; 1536-7355doi:10.1097/RHU.0B013E3181896921PMID:18830092
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 NDF-RT
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  4. Phenocarta
  5. Phenocarta
  6. Srivastava T., J Patrick O'Neill, Dasouki M. et al. Childhood hyperuricemia and acute renal failure resulting from a missense mutation in the HPRT gene. // American Journal of Medical Genetics Part AWiley-Blackwell, 2002. — ISSN 0148-7299; 1096-8628doi:10.1002/AJMG.10217PMID:11891689
  7. 7,0 7,1 7,2 http://www.niams.nih.gov/Health_Info/Gout/
  8. (unspecified title)PMID:19692116
  9. https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/gout-definition/
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 Disease Ontology — 2016.