Симерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Симерү баскычлары: нормадагы, артык массалы һәм симез кешеләрнең силуэтлары

Симерү (лат. adipositas — «симерү» һәм лат. obesitas — көр, симез булу) – майның җыелуы, гәүдә авырлыгының май катламы исәбенә зураюы. Хәзерге вакытта симерү хасталау һәм үлүчәнлек рәтенә йогынты ясаучы хроник авыру итеп санала. Симерү авыруы цивилизацияле илләрдә генетик үзгәрешләргә карамый үсә, ягъни нәселдәнлек факторына бәйле булмыйча. Симерүнең үсүе организмда энергиянең сеңдерүе һәм исраф ителүе арасында дисбаланска бәйле.

Дөньяда һәр унынчы кеше симерү авыруы белән авырый. 1980 елдан бирле мондый авырулар саны ике мәртәбә арткан. АКШ тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар әйтүенчә, симерү белән авыручылар саны ярлы илләрдә аеруча тиз арта бара.

Еш кына симерүгә бәйле булган һипертония белән авыручылар саны 1980 елда 600 миллион чамасы булса, ике ел элек бер миллиардка җиткән.[1] Симерү йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгара, шикәр чире, төрле органнарга ташлар утыруга этәрә. Май катламы калын булган кешеләргә операция ясау катлаулана, яралар озак төзәлә, хатын-кызларга йөклелекне кичерү, бала табу кыенрак бирелә. Симезлек аеруча бавырга бәрә. Калифорния университеты галимнәре тикшерүләреннән күренгәнчә, симерү нәтиҗәсендә бавырда хроник ялкынсыну барлыкка килә. Моның исә яман авыруга әйләнүе бар.[2]

Һәркем өчен дә туклану рационында махсус катнашмалы ризыкка караганда, табигый азыкны күп куллану файдалы. Витаминнарга бай продуктны организм җиңелрәк үзләштерә. Ә иң күп витаминнар – алдан эшкәртелмәгән табигый ризыкларда.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]