Портал:Татар матбугаты/Шәп мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар матбугаты/Шәп мәкалә latin yazuında])

«Вакыт» газетасыЫрынбурда 1906-1918 елларда чыккан татар милли-либерал газетасы.

Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыга. Иң беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими, ә төп наширләре Шакир һәм Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) була. Башта ул атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыга.

«Вакыт» газетасы XX гасыр башы татар матбугатында күренекле урын биләгән һәм татар газеталары арасында иң алдынгыларының берсе була. Сәяси мәсьәләләрдә сак һәм үлчәүле тонда язган, дини һәм милли мәсьәләләрдә башка милли газеталарга үрнәк булып тора. Уку-укыту эше, тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәләләренә киң урын биргән, милли театр, музыка сәнгатен җәелдерүгә теләктәшлек күрсәтә, дәүләт мәктәпләренә кереп укуны эзлекле яклаган. Милли сәүдә һәм сатыла торган җирләрнең мөселманнарга алырга кирәк икәнлеге турында күп язган. Эчтәлеге, техникасы, мәкаләләрнең теле һәм техникасы буенча ул гомум Русия буенча алдынгы урында була.

1917 елда газетада мөхәрир вазифасында Ярулла Вәли эшли башлый. Ә озакламый, 1918 елның 26 гыйнварында, 2309 саны чыкканнан соң, большевиклар карары белән, газета ябыла. Бу турыда татар матбугатында мондый мөрәҗәгать аша белдерелә:

«

«Вакыт» мөштәриләренә. 1918 нче ел 26 гыйнварын иртә сәгать унда Оренбург Мөселман военный революционный комитет (хәрби комитет) тарафыннан унике ел милләт хезмәтендә дәвам итеп килгән «Вакыт» гәзитәсенең матбагасы, кәгазе конфисковать (мөсадәрә) ителде вә гәзитә туктатылды, вә банкыдагы акчасы, ярты миллионнан артык торган бу мөэәссә мәзкүр комитетка күчкәнгә, «Вакыт» вә «Шура» мөштәриләре каршында мәсьүлдер. Бу хәлнең вөҗүдкә килүенә итәк астыннан һәм ачыктан-ачык хезмәт иткән кешеләргә татар тарихы, әлбәттә, тиешле мөкяфәтне бирер.

Наширләр тарафыннан вәкил – Ярулла Вәли.
»