Портал:Физика/Татар дөньясы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Физика/Татар дөньясы latin yazuında])

Нургаяз Гарифьянов — күренекле татар физика галиме.

Н. Гарифьянов 1920 елның 15 маенда Татарстанның Балтач районы Чутай авылында дөньяга килә. 1938 елда Малмыж шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Укуын тәмамларга аңа Бөек Ватан сугышы комачаулый — 1943 елның көзендә ул армия сафларына алына. Аны элемтә училищесына укырга җибәрәләр. Булачак галим элемтә взводы командиры сыйфатында Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Болгария җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Н. Гарифьянов университетта укуын дәвам итә. 1949 елда университетны тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техника фәнни тикшеренү институтының аспирантурасына керә. Аны тәмамлап 1953 елда кандидатлык диссертациясе яклый, әлеге институтта киң фәнни эш башлап җибәрә, үзенең фәнни мәктәбен булдыра.