Портал:Чуашия/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чуашия/Сайланган мәкалә latin yazuında])

Чабаксар (рус. Чебоксары, чуаш. Шупашкар) — Русиядә урнашкан шәһәр, Чуашия Республикасыныӊ башкаласы. Иделнеӊ уӊ ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле кала. Халык исәбе 447 929 кеше (2010).

Шәһәр аша М7 Идел (Волга) һәм А119 Нократ (Вятка) автоюллар баралар. Чабаксардан Йошкар-Олага хәтле 100 км, Казанга — 158 км, Нижгарга — 240 км; Ульяновскка — 246 км, Мәскәүгә — 650 км. Чуашиянеӊ тимер юл төененә — Канашка — 80 км.

Шәһәр атамасына килгәндә, күпчелек тарихчы-галимнәр Чабаксар (чуаш. Шупашкар) сүзе иске чуашчадан "Яңа Сувар" дигәнне аңлата дип уйлыйлар. Ә аңа нигез салучылар Сувар шәһәре кешеләре дип санала.