Пьяна янындагы сугыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пьяна янындагы сугыш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пиана янындагы сугыш
Pyana rapids.jpg
Дата

2 август 1377 ел

Урын

Пиана елгасы

Нәтиҗә

Татар гаскәренең җиңүе

Көндәшләр
Flag of Golden Horde-2-.gifАлтын Урда Lob flag moskovskiy.svg Бөек Мәскәү кенәзлеге, Нижгар, Сүздәл кенәзлекләре
Сәргаскәрләр
Flag of Golden Horde-2-.gif Гарәпшаһ хан Иван Дмитрий улы†, Семён Михаил улы†
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез
Алтын Урда 14 гасырда

Пиана янындагы сугыш1377 елда Гарәпшаһ хан җитәкчелегендәге гаскәр Пиана елгасы янындагы сугышта Иван-2 Дмитрий улы җитәкчелегендәге бердәм урыс гаскәрен тар-мар итә.

Сәбәпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1376 елда Мәскәү гаскәр башлыгы һәм Литва кенәзе Дмитрий Боброк-Волынский Урта Иделгә һөҗүм итә, талау явы нәтиҗәсендә 5000 сум ала.

1376 елда Гарәпшаһ урыс талау һөҗүмнәрен туктатыр өчен Мамай морзаны яклап Новосильский кенәзлегенә каршы җавап явын оештыра.

Әзерләнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урыс бөек кенәзе Дмитрий Иван улы зур гаскәр җыя, ләкин соңгы мизгелдә яшь кенәз Иван гаскәр башлыгы итеп билгеләнә.

Сугышның барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1377 елда Гарәпшаһ хан җитәкчелегендәге гаскәр Пьяна янындагы сугышта Иван-2 Дмитрий улы җитәкчелегендәге бердәм урыс гаскәрен тар-мар итә.

Татар гаскәренең саны зур булмаганга карамастан урыс гаскәре бозыклыгы сәбәпле тар-мар ителә, менә урыс чыганагыннан өземтә:

«

«начаша ловы за зверми и птицами творити, и потехи деюще, не имея ни малейшаго сомнения... Простые воины последовали их примеру: бросали оружие, предавались пьянству и бражничеству».

»

Сугыш барышында мордва кенәзләре татар гаскәренә юл күрсәтеп булышалар. 2 августта Гарәпшаһ хан һөҗүм итә башлый, урыслар Пиана елгасына таба кача һәм шунда камап алынып, бетерелә. Сугышта кенәзләр Семен Михаил улы, Иван Дмитрий улы һәлак булганнар.

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарәпшаһ урыс талау яулары җавабына үч итә: 5-7 августта Нижгар шәһәрен талап яндыра. Пьяна янындагы сугыштан соң Гарәпшаһ хан Нижгар, Рәзән шәһәрләрен басып ала.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]